14 июнь 2021 яңалыклары
-
Владимир Путин җир кишәрлеге чикләренә кадәр бушлай газ үткәрү турында законга кул куйды
Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. Закон нигезендә газлаштыру операторы институты кертелә, ул «Газпром» - Бердәм газ белән тәэмин итү системасы милекчесе булачак.
-
Яшел Үзән районы авылларында Сабантуй гөрләде
Яшел Үзән районында язгы кыр эшләренең тәмамлануын күңелле уеннар, спорт ярышлары, тәм-томнар һәм бүләкләр белән билгеләп үттеләр. Сабан туе авыл халкын һәм кунакларны берләштерде.
-
Иделдә ир-ат белән көймә әйләнеп капланган
Коткаручылар килгәнче, ирне шаһитлар коткарган.
-
Камырым уңсын дисәң
Камырга һәрвакыт эретелгән крахмал өстәгез – кабартма һәм пирогларыгыз иртәгәсен дә күпереп торыр һәм йомшак булыр. Онны, иренмәгез, һәрчак иләгез, ул һава кислородына туена.
-
Яшел Узәндә быел илкүләм проектлар буенча мәдәни үсеш үзәге төзеләчәк
2021 елда Татарстанда барлыгы 30,9 миллиард сумны җәлеп иткән 45 төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
-
Донор көне уңаеннан Казан телебашнясы ал төскә буялачак
Бүген, 14 июньдә, Бөтендөнья кан доноры көне уңаеннан Казанда телевышкасы ал төскә буялачак.
-
Бүген + 30 градуска кадәр эсселек көтелә
14 июньдә Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан.
-
Бакчага чыкса, дөньясын оныта
Олы якелеләр булсын да, бакчаларында яшелчә үстермәсен ди! Кышка җитәрлек азык запасын барыбыз да туплыйбыз, анысы яңалык түгел.