14 апрель 2020 яңалыклары
-
Санлы пропусклар системасына үзмәшгульләр өчен яңа максатлар өстәлде
Сервис 2019 яки 2020 елда һөнәри салымны бер генә тапкыр булса да түләгән үзмәшгульләр өчен ачык. Аларга https://covid19.tatarstan.ru/ сайтындагы шәхси кабинетта ИНН күрсәтергә кирәк. Бу очракта аларга түбәндәге хезмәтләр мөмкин булачак:
-
Район җитәкчесе Михаил Афанасьев Яшел Үзән Мәшгульлек үзәгендә эшнең ничек баруын шәхсән үзе күзәтте
Һәр хезмәткәр белән аралашты. Моннан тыш, күңелләрен күтәрерлек сүзләр тапты һәм шаяртып та алды. Бүгенге катлаулы көннәрдә рухи ярдәм бик тә мөһим.
-
Быел Татарстанда урманнар ике тапкыр күбрәк торгызылачак
2024 елга юкка чыккан урманнар урынына яңаларын торгызуны 100 процентка җиткерү максаты тора.
-
Алманың без белмәгән файдалы үзенчәлекләре
1.Көненә ашалган ике алма сезнең кан тамырларын холестерин клеткаларыннан 10-25%ка чистартырга сәләтле.
-
Митрополит Феофан Татарстан православие вәкилләрен Пасхада өйдә калырга чакырды
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында, митрополия башлыгы, фатирлар һәм өйләрдән читкә чыкмыйча гына, Пасха төнендә гыйбадәт кылырга чакырды.
-
Яшел Үзәннең сулыкларда коткару җәмгыяте чикләрен киңәйтә: перспективада - тәүлек буе коткару посты барлыкка килү
Район җитәкчесе Михаил Афанасьев Татарстанның баш ОСВОДчысы (сулыкларда коткару җәмгыяте) Вячеслав Кандрашин белән очрашты. Көн тәртибендә - районда ирекле хәрәкәтне үстерү һәм матрос-коткаручылар өчен аерым бина барлыкка килү.
-
Патяшина: Үзизоляцияне бозу Татарстан Республикасында Covid-19 белән авыручыларның кискен үсешенә китерәчәк
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе татарстанлыларны элемтәләрне мөмкин кадәр чикләргә һәм өйдә калырга чакырды.
-
Минтимер Шәймиев Конституциягә төзәтмәләр турында: Гражданнарның телләргә хокукларын төгәл язарга кирәк
Тел мәсьәләсен илнең Төп законында беркетү Россия халыклары арасында тигез хокуклылык һәм ихтирамны тәэмин итәчәк.
-
Татарстанга Мәскәү һәм Петербургтан килүчеләргә мәҗбүри изоляция билгеләнә
14 апрельдән башлап ике башкаладан республика территориясенә килгән кешеләрнең барысы да 14 көн дәвамында өйдә утырырга тиеш
-
Россиядә коронавирус инфекциясе COVID-19 йоктыручылар санының уртача үсеше тәүлегенә 18% чамасы тәшкил итә, дип белдерде вице-премьер Татьяна Голикова
"Мин инде, бүген булган математик бер генә модель дә бездә әлегә расланмады, дип әйткән идем инде. Әлбәттә, абсолют саннар күзлегеннән караганда - безнең өчен алар бик үк күңелле түгел, хәтта, мин кулланган термин моңа бик үк туры да килмидер, мөгаен ", - дип билгеләде ул.
-
Татарстанда Covid-19 аркасында храмнарга баруга рәсми тыю кертелде
Чикләү чарасы санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга кадәр гамәлдә булачак.
-
Яшел Үзән муниципаль районында күпфункцияле үзәк (МФЦ) алдан язылучыларны кабул итә башлады
Документлар тапшыру яки әзерләрен алу өчен, алдан язылырга кирәк. Моны ТР Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук МФЦ колл-үзәгендә 8(843) 222-06-20 телефоны буенча эшләргә мөмкин.