13 апрель 2020 яңалыклары
-
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1128 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 845е – шәһәрдән, 283е – районнан. 341 кешене дәваханәгә алып киткәннәр: 248е – шәһәрдән, 63е – районнан.
-
193 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган
Шуларның 15ендә матди зыян китерелгән
-
Татарстанның үткәрү постларында үзизоляцияләү вакытында 24 мең машина кире борылган
Республикада үткәрү постларында 700 меңнән артык кеше тикшерелде.
-
Эчке эшләр бүлегендә 39 җинаять теркәлгән. Шуларның 31е – шәһәрдә, 8е районда булган
12 җинаять ачылган, 11е – «кайнар эздән». 1 үтерү, 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу очрагы, 17 урлау, 12 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 факт теркәлгән.
-
30 март-5 апрель көннәрендә янгын сүндерүчеләр 10 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 3се ялган булган. 6 янгын очрагы теркәлгән.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәһәр халкының мөмкин булган ихтыяҗларын исәпкә алып, «Авылда җәйге мәшгульлек - 2020» сезонлы эшкә кешеләр җыю турында игълан итте
Бүгенге көндә 400гә якын вакансия бар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре төрле срокка эшкә алырга әзер. Агрономнар һәм тракторчылар гына түгел, пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар, икътисадчылар, слесарьлар, инженерлар, төзүчеләр, төрле эшчеләр, көтүчеләр, ветфельдшерлар, зоотехниклар, ярдәмче эшчеләр дә кирәк.
-
Бердәм кайнар элемтә эшсезлек буенча пособие алуга бәйле шалтыратулар кабул итәчәк
Колл-үзәккә «Россиядә эш» федераль порталында теркәлү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
-
Әтидән калган пальто, ә тәнне бетләр ашый
Энем Габдулла авырып китте. Казанга кайта торган поездга утырасы килеп, һәрбер станциядә төшәбез дә, тагын шул поездыбызга куып кертәләр.
-
СМС-пропуск буенча дачага йөрүләр санын Татарстанда атнага икегә кадәр кыскарттылар
МФЦга барырга һәм мәет җирләүдә катнашырга рөхсәт атнасына бер тапкыр, ә суд утырышларында катнашырга аена бер тапкыр алырга мөмкин булачак.
-
Александр Карпов Конституциягә төзәтмәләр турында: Хезмәт кешесендә бөтен икътисад тора
Илнең төп документында гражданнарның хезмәтен хөрмәт итү һәм хезмәт ияләренең хокукларын яклау гарантиясен ныгытырга тәкъдим итәләр.
-
«Яңа Тура» сәүдә комплексы эшкуарлары Татарстан бизнес-омбудсмены белән очрашачак
Очрашу шимбә көнне булачак. Анда, шулай ук, Казанның сәүдә комплекслары эшмәкәрләре дә катнашачак.