13 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Журналистлар ярышачак
Конкурста катнашуга федераль, республика, район һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итәргә кирәк, дип саный парламент җитәкчесе.
-
Бүген Россия матбугаты көне
Россиядә 1703 елның 13 гыйнварында Петр I фәрманы белән "Ведомости" газетасының беренче номеры дөнья күрә.
-
Яңа ел бизәлеше өчен Татарстан шәһәрләре һәм авыллары 11 млн сум алачак
Җиңүчеләр 6 номинация буенча билгеләнәчәк һәм приз фонды алар арасында бүленәчәк. Татарстан Республикасында яңа ел чараларын иң яхшы итеп бизәү һәм уздыру өчен муниципалитетлар арасында конкурс игълан ителде.
-
Кулланучы һәрчак хаклы
Газета укучыларның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтенә кагылышлы сорауларына «ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге» Сәламәтлек саклау бюджет учреждениесенең Яшел Үзән филиалы белгечләре җавап бирә.
-
Яшел Үзән гаиләсе - Казан филармониясендә
Яшел Үзәннән Поповлар гаиләсе Раштуага багышланган концертта чыгыш ясады һәм шәһәребезне тәкъдим итте, дип хәбәр итә район советының матбугат хезмәте.
-
Яшел Үзән район советы матбугат хезмәтендә яңа җитәкче
Яшел Үзән район советы матбугат хезмәтенә яңа җитәкче билгеләнде.
-
Изгелек таратучы авылдашым
Иртәнге тынлыкны бозып, колакны ярган трактор тавышын ишетеп, урам малайлары шул якка йөгерде. Авыл янәшәсендәге бушлыкны, әле шушы көннәрдә генә балалар уйнап йөргән яшел чирәм каплаган. Уйсулыкны, экскаватор белән казырга керешкәннәр икән.
-
Ел вакыйгалары
Гыйнвар Норлат спорт комплексында 14-16 яшьлек яшүсмерләр һәм алардан кечерәкләр арасында якташыбыз Динар Хәлилов кубогына көрәш турниры узды.