Алия Төхвәтуллина: «Хәзерге Алия белән кечкенә чактагы кызчык – икесе ике төрле кеше»
Зифа буйлы, зәңгәр күзле сылукай Алия Төхвәтуллинага сокланып караучылар да, тыңлаучылар да бихисап. Алиядән сүз белән аңлатып булмаслык җылылык бөркелә. Әңгәмәбез дә шулай җиңел узды. Алия Төхвәтуллина белән иҗат, гаилә, әни булу турында сөйләштек.