11 август 2018 яңалыклары
-
Слива пешәр чак җитә, кайнатма ясыйк
Бу төр вареньеда шикәр комы һәм пешерү вакыты күбрәк булса, ул куерак була. Слива вареньесы өчен нинди сорт слива булса да ярый.
-
Игътибар: ишетми калмагыз, тавыш бирү башлана
Хөрмәтле дуслар! Районыбыз башлыгы игълан иткән «Иң яхшы ишегалды» бәйгесенә тавыш биреп, йомгаклар вакыт та җитеп килә.
-
Видео кабул итүдә катнаша аласыз
Яшел үзәнлеләр кызыксындырган сорауларын ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга бирә ала. Ул, 14 августта Skype программасы аша видео кабул итү үткәрә.
-
ЯҢА ПРОЕКТКА СТАРТ БИРЕЛӘ
Шәһәрдә «Стрит-арт Яшел Үзән» дигән яңа проектка старт бирелә. Теләге булган кешегә Төзүчеләр проспекты урамындагы гараж стеналарына рәсем ясарга тәкъдим итәләр. – Әгәр дә синең талантыңны һәм ясаган рәсемнәреңне бөтен шәһәр халкы күрсен дип хыялланасыз икән, бу проект сезнең өчен, – ди оештыручылар.
-
Кабачкидан коймак пешерәбез
Бакчада кабачкилар өлгерә, тәмле итеп коймак пешереп, якыннарыгызны сыйлагыз әле.
-
«КОМБАЙН» ОПЕРАЦИЯСЕ СТАРТ АЛДЫ
Менә август аеның да уртасына якынлашабыз. Урып-җыю чоры тулы көченә бара. Кыр-басулар комбайн тавышларыннан гөрләп тора.
-
ӘРӘНЕ ЯРАТМАСКА МӨМКИНМЕ СОҢ?
Әрә... Районыбызның иң матур авылларының берсе ул. Монда башка җирдәге кебек шау-шу юк, тынычлык күңелгә рәхәтлек, җанга сихәтлек бирә. Тау итәгенә, табигатьнең гүзәл бер почмагына урнашкан Әрә җәен аеруча искиткеч, үзенә җәлеп итеп тора.
-
Китапханә ябыла
Гоголь урамындагы 18нче йортта урнашкан китапханә соңгы көннәрен эшли.
-
ЯШЕЛ ҮЗӘН МӨСЛИМӘЛӘРЕ КАЗАНДА СӘЯХӘТТӘ
Яшел Үзән мөслимәләре Казан мәчетләренә экскурсияләрен дәвам итеп, күптән түгел генә тагын алты мәчетне карап, танышып кайтты. Бу иман юлындагы экскурсиягә барырга транспортны – 40 кеше сыешлы зур комфортлы автобусны мөслимәләргә Горький исемендәге завод бирде. Матди ярдәм дә күрсәтелде, әлбәттә. Юлга чыгар алдыннан алар Горький исемендәге заводның генераль директоры урынбасары Даниил Галиевкә ярдәмнәре өчен Рәхмәт хаты да тапшырды. Сәфәрне мөслимә Вафилә ханым Хикмәтуллина оештырды.
-
Норлатта балалар каникулларын суздылар! Ничек?
Бездә тагын бәйрәм, бу юлы балалар өчен "Яратабыз, сине, Җәй!", дигәне, исеменнән үк күренгәнчә балаларның ялын кызыклырак һәм каникулларның озаккарак сузылуын теләп үткәрелде шикелле.