7 май 2022 яңалыклары
-
9 Май алдыннан безнең 6нчы «Елмаю» балалар бакчасында Бөек Җиңү көненә багышланган чара узды
Бәйрәм балаларда Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен формалаштыру, үз илебез тарихы турында фикерләрен баету, халкыбызның каһарманлыгы өчен горурлык хисе уяту, армиягә карата тотрыклы кызыксыну тәрбияләү максатыннан әзерләнгән иде.
-
9 май – Җиңү көне якынлашканда илебездә Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол хатыннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен барлыйлар.
Андыйларның саны елдан-ел кимеп баруы күңелләргә моңсулык сала һәм аларның кадерен тагын да арттыра.
-
«Җиңү тәрәзәләре»
Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылаганда «Җиңү тәрәзәләре» исемле патриотик хисләр уята торган матур акция башланды.
-
Җиңү көне алдыннан район үзәк хастаханәсенең 3нче терапия бүлегенә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы килде.
3нче терапия бүлегендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре дәвалана. Ветераннарны дәвалау бүлеге 2008 елда ачылган иде.
-
Фотога төшереп яту белән генә эш бармый ул
Әле кичә генә социаль челтәрләребезгә Бакырчыдан килеп ирешкән чүп өемнәре аунап яткан фотоларны куйган идек.
-
Яшел Үзәндә Серго исемендәге заводта яңартылган Дан галереясен ачу тантанасы узды
Чараның мөхтәрәм кунаклары арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, завод хезмәткәрләре һәм аның ветераннары бар иде. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев һәм предприятиенең генераль директоры Радик Хәсәнов серголыларны бәйрәм белән котлады.
-
Кечкенә генә учак зур янгын сәбәбе булырга мөмкин
Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы хезмәткәрләре торак секторны һәм бакчачылык җәмгыятьләрен патрульлек итүне дәвам итә.
-
Норлат авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Үткән көннәр хәтирәсе" дигән квест-уен үткәргән.
Бу көннәрдә, әлбәттә, без 9 май – Бөек Ватан сугышында илебезнең фашист илбасарларын тар-мар итеп җиңүгә ирешүләре турында бик күп сөйләячәкбез, язачакбыз һәм күрсәтәчәкбез. Башкача була да алмый. Чөнки бу барлык буыннар горурлыгы.