7 февраль 2021 яңалыклары
-
Иң мөһиме – чын күңелдән!*
Туры килүен күрегез әле сез! Хуҗалык та бик кирәкле әйберләрнең берсе – аккумуляторлы отвертканы ир-ат откач, сөендек инде үзебез дә.
-
«Акчалары юк диләр, тик ялдан кайтып кермиләр»: Рамилә-Рамил Хәйретдиновлар Дубайда
Хәзерге вакытта җырчы гаилә Дубайда ял итә.
-
372 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган
34 очракта матди зыян китерелгән. 2 имгәнүче булган. 5 автомобильче исерек килеш, 4 машина йөртүче штраф түләмәгән өчен тотылган.
-
Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексы базасында «Чаңгылы гаилә ялы » корпоратив спорт бәйрәме узды
Аның инициатор-оештыручысы «Серго исемендәге завод» АҖ (POZIS).
-
Шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре узган атнада 807 чакыру кабул итеп алган, Васильевода – 315. 297 кешене дәваханәгә салганнар
Корсагына пычак кадалган 44 яшьлек ир-атны хирургия бүлегенә китергәннәр. Зыян күрүче сүзләренчә, ул үз-үзенә кадаган.
-
Яшел үзәнле Клавдия Романова 90 яшьлек юбилеен билгеләде
Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Романова Клавдия Михайловна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
«Йортлар төземәсәк, биредә яшьләр калмаячак»
Норлат авыл җирлегендә узган хисап җыенында күтәрелгән иң төп темаларның берсе – яшь кадрларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе булды.