7 февраль 2020 яңалыклары
-
Бортта өч кеше: Дәүләт Думасы депутаты, аның ярдәмчесе һәм пилот булганнар
Татар-информ мәгълүматы буенча, Татарстанның вертолет Лаештан ерак түгел бозга катгый утырды.
-
Педофилдан коткаручыга 15 ел төрмә яный
31 гыйнварда бөтен ил халкын кузгаткан вакыйга булды. Уфада 33 яшьлек Владимир Санкин ике 14 яшьлек укучыны коткарып, педофилны үтерә, һәм хәзер аңа 15 ел төрмә яный. Малайлар бу фаҗигале көн турында сөйләделәр.
-
25 градуска чаклы суыта
Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады. Бүген, 7 февральдә, төнлә урыны белән кар, юлларда бозлавык.
-
Ничек качыйм эзәрлекләүдән?
– Мине бер кеше эзәрлекли. Аны 14 ел беләм. Минем инде күптән ирем һәм балам бар, ә ул подъезд төбендә саклап тора, физик көч кулланып, машинасына утыртмакчы була.
-
Сигезенче сыйныф укучылары алтынчы сыйныфта укучыны кыйнаганнар
Липецк өлкәсендә ике сигезенче сыйныф укучысы алтынчы сыйныф укучысын бик каты тукмаганнар, Хәзер бу сугыш чукмарларының әти-әниләрен балаларын тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен җавапка тартачаклар.
-
Чаңгыга басыгыз!
8 февраль көнне Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексы базасында «Татарстан чаңгы юлы – 2020» Республика массакүләм чаңгы чабышы була.
-
Урысбагалылар юлсызлыктан зарланса...
Урысбага җыены бик җанлы узды, дияр идем. Авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллинның чыгышын йотлыгып тыңладык. Башкарылган эшләре һәм алга билгеләнгәннәре дә бихисап. Авыл гөрли, халык та бик актив. Алай ук гөрләмәс иде дә, дөрләтеп торучы Равил Гарипов кебек тиктормас, туган ягының киләчәге өчен җан атып яшәүчеләре бар шул.