Иремне гаепле түгеллегемә ничек ышандырырга икән? (тормыштан)
Балага мин кияүгә чыгуга уздым. Бу хакта иремә әйтүгә аның йөзе күз алдымда үзгәрде. Югыйсә балага узуга ук, аны табачакбыз дип алдан ук сөйләшкән идек. Нәрсә булды, дим аптырап? Син миннән әле шулай тиз узмас идең, димәк, миңа корсаклы булып чыккансың, ди. Авып китәм дип торам. Соң бит сиңа кадәр беркем белән дә булмавымны беләсең, дим...