6 июль 2020 яңалыклары
-
Синоптиклар Татарстанда 35 градуска кадәр эсселек турында кисәттеләр
Татарстанда эссе һава атна дәвамында сакланачак. Пәнҗешәмбе көнне көндез һава 35 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында әйтелә.
-
Биш мең сум өчен офис белгеченә ташланган
Микрофинанс компанияләре яшәүчеләргә бик тиз арада акча кирәк булганда, аны паспорт мәгълүматлары буенча гына да биреп тора ала. Яшел Үзәндә андый оешмалар күп.
-
Татарстанда бөртекле культураларда коңгырт тутык гөмбәсе барлыкка килү күзәтелә
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы үсемлекләрне яклау бүлеге бөртекле культуралар чәчүлекләрендә коңгырт тутык гөмбәсе таралуы турында хәбәр итә.
-
Васильево бистәсендә яшәүче балыкка баргач һәлак булган
1948 елгы ир-ат балыкка 30 июньдә китә һәм өенә кайтмый. Туганнары "Васильево" полиция бүлегенә югалу турында гариза язган.
-
Райондашыбыз Гафиятуллина Бибизәйтүнә Ярулла кызы тарихы
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлангангач бик күп кенә яшь кызларны Кайбыч районы Подберезье авылы янына окоп казырга җибәрәләр.
-
Казанда милли проект кысаларында биш иҗтимагый территория төзекләндерелә
Быел, «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан башкаласында берьюлы биш иҗтимагый мәйдан төзекләндереләчәк. Финанслауның гомуми күләме 887 млн сум тәшкил итә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Идел ярында 72 яшьлек югалган балыкчының гәүдәсе табылган
Иделдә, Казанда 30 июньдә югалган 72 яшьлек балыкчы һәлак булды. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
-
"Китап" иң күп кулланыла торган татар радиокушымтасына әйләнде
Кушымтаны 5 мең тапкырдан артык ачканнар.
-
Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 38 очрагын ачыкладылар, 42 кеше савыккан
Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 38 яңа очрагы ачыкланды. Алар барысы да авыру кешеләр белән контакт аркасында йоктырганнар.
-
Казанда феминисткалар кәләшне кан белән коендырган
Казанда "ФемКызлар" хәрәкәте активистлары "Кровавая свадьба" перфомансын уздырган.
-
Савыт-сабадан баш тарттым
– Интернет-кибеттән алган вакытта түләү шарты белән савыт-саба җыелмасына заказ бирдем. Товар почта бүлекчәсенә килгәч, кире уйлап, аннан баш тартырга булдым. Хәзер сатучы телефоннан миңа шалтыратып, сатып алуны таләп итеп яный башлады. Ул хак лымы?
-
Татарстанда аның гаебе белән йөк составы рельсларыннан төшкән машина йөртүчене гаепләячәкләр
Горький тимер юлында авария факты буенча җинаять эшен тикшерү тәмамланды. Барлык материаллар да судка тапшырылган.