Эльмира Кәлимуллина: «Улым миңа «Әни, кит!» – диде»
Татарстанның халык артисты, моңлы тавыш иясе Эльмира Кәлимуллинаны белмәгән кеше юктыр! Җырчы татар, рус һәм чит телләрдә төрле жанрларда җырлар башкара. Эльмирага танылу 2012 елда «Голос» телевизион проектында Пелагея командасында катнашып, икенче урынны яулаганнан соң килә.