4 декабрь 2021 яңалыклары
-
Эчке эшләр бүлегендә 51 җинаять теркәлгән. Шуларның 39ы – шәһәрдә, 12се районда булган. 15 җинаять ачылган
15е – «кайнар эздән».
-
Авыр атлетика буенча Бөтенроссия турнирында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды
Яшел Үзәндә олимпия чемпионы А.П. Курынов истәлегенә Бөтенроссия турниры узды. Авыр атлетика буенча традицион ярышлар «Маяк» спорт комплексында Россиянең 23 төбәгеннән килгән спортчыларны җыйды. Бу хакта «Зеленодольская правда»газетасы яза.
-
22 – 28 ноябрьдә янгын сүндерүчеләр 13 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 6сы ялган булган. 2 янгын очрагы теркәлгән. Ленин урамындагы йорт фатирында электр үткәргечендәге кыска ялганыштан аздан гына ут чыкмый калган. Хуҗалары үзләре сүндереп өлгергән.
-
Татарстанда коронавирустан алты кеше үлгән
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән алты үлем очрагы расланган. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
-
Татарстанда татар хор музыкасының беренче цифрлы антологиясе язылган
Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры татар хор музыкасының беренче антологиясен бердәм цифрлы форматта язып алды. Аңа XX гасырда иҗат иткән атаклы татар композиторларының 18 әсәре керә.
-
ТР Саннар министрлыгы башлыгы: «Дәүләт белән хезмәттәшлек коммерцияле сервислардагы кебек үк гади булырга тиеш»
ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин QR-кодлар системасы, пенсионерларның транспорт карталарын блокировкалау, ТР ведомстволары сайтларына хакер атакалары һәм республикада авырулар турындагы мәгълүматларның цифрлы форматка күчүе турында сөйләде.
-
Татарстан тавышы Яшел Үзәндә яңгырый
Яшел Үзән музыка театрының "Конфитюр" театр студиясенең кечкенә артистлары "Татарстан тавышы" IV Халыкара вокалчылар һәм нәфис сүз осталары конкурсында I дәрәҗә лауреат булдылар, шулай ук "иң яхшы костюм" номинациясендә җиңү яуладылар.
-
Яшә, туган телем!
Олы Шырдан авылы мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан һәм Республикабыз да Туган телләр, халыклар бердәмлеге елы кысаларында әдәби-музыкаль кичә булып узды.