4 февраль 2022 яңалыклары
-
КФУ галиме карның кайчан эрүе турында сөйләде
Февраль аенда һава торышы комфортлы булачак. Климатик яз март азагы - апрель башында киләчәк. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
-
Керемнәр декларациясенә үзгәрешләр турында вебинарда сөйләячәкләр
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2022 елда физик затларның керемнәрен декларацияләү һәм салымнан тотып калынган акчаны алу өлешендә физик затлар кеременә салым буенча Законнардагы үзгәрешләр буенча вебинарга чакыра.
-
POZIS Яшел Үзән механика көллияте студентларына программалаштыру күнекмәләрен ныгытуга ярдәм итә
Ростех Дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингының «ПОЗиС» АҖ базасында Яшел Үзән механика көллиятенең 40тан артык студенты (ЗМК) «Компьютер челтәрләрендә программалаштыру» белгечлеге буенча җитештерү практикасы уза.
-
Идел буе федераль округыннан 50 спортчы Пекинга Олимпия уеннарына юл алды
Пекиндагы 2022 елгы XXIV кышкы Олимпия уеннарында 5 спорт төре (чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, сноуборд, чаңгыда трамплиннан сикерү, хоккей) буенча катнашу өчен Татарстан Республикасыннан Россия җыелма командасы составына 8 спортчы керде.
-
Гидрометцентр февраль аенда кояшлы көннәрнең саны нормадан түбәнрәк булачак, дип фаразлый
Февраль аенда Россиянең Европа өлешендә, гыйнвар белән чагыштырганда, кояшлырак булачак. Әмма бу күрсәткеч барыбер нормадан түбәнрәк булачак, дип билгеләп үтте Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
-
Попова локдаунның булмаячагын һәм ковидның мөһим сәләтен югалтуын белдерде
Россиядә коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, локдаун яки нинди дә булса гадәттән тыш чаралар турында сүз бармый, дип белдерде Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова.
-
Казан ЭКОактивистлары «Кызыл китап»чыларны исәпкә алу өчен теләүчеләрне җыя
Вак абага, дремлик, урман орхидеясы, кыргый карлыганны исәпкә алуны июнь аенда дүрт участокта - Рус-Алман Швейцариясе территориясендә, аеруча саклана торган «Савиново» табигый тирәлегендә, Торфяный бистәсе янында һәм Казансуда «Большой» утравында үткәрергә планлаштырыла.
-
Россиядә йорт мәчеләрен һәм этләрне маркировкалый башлыйлар
Мәчеләр, этләр һәм башка йорт хайваннарын мәҗбүри маркировкалау һәм исәпкә алу турында закон кертмәкчеләр.
-
Ике трусик, бер халат...
Тормышта шундый ямьсез мөнәсәбәтләрне күрәм дә, «Аллаһка мең шөкер, ярый безнең бертуганнар арасында мондый хәлләр юк әле...» дип, сөенеп куям. Сөенәм дә, куркам да... Аллаһ Тәгалә иң якын кешеләрдән гайрәт чигәргә, өметне югалтырга, туганлык җепләрен өзәргә насыйп итмәсен дим…
-
Акъегет авыл җирлегендә хисап сессиясе узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Депутатларны борчыган иң мөһим сорау чүп белән бәйле иде.
-
9нчы лицей укучылары - армиячә гер күтәрү буенча бронза медаль ияләре
Ярышлар Яшел Үзән районы яшь армияче отрядларының IV Спартакиадасы кысаларында үткәрелде.