3 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Яшел Үзән Республика көнен бәйрәм итте
30 августта Яшел Үзән халкы һәм килгән кунаклар Республика көнен бәйрәм итте. Көнозын төрле чаралар, күңел ачу программасы тынмады.
-
Татарстанда һава торышы белән ни булган һәм җылылык кайчан киләчәк?
РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең фаразларына караганда, сентябрьдә һава торышы норма чикләрендә булачак. Көзнең беренче аенда температура уртача алганда 12 градус тирәсе, ә явым – төшем 50 мм булыр дип көтелә. Гадәттә, май сентябрь белән чагыштырганда салкынрак була. Әмма айның беренче яртысында көннөр җылы булыр дигән өмет бар.
-
Көндә үбешегез
Сез хәтта күз алдына да китермисездер әле, үбешүнең безнең тормышта уйнаган ролен. Иң беренче чиратта, ул гаиләне ныгыта.
-
Worldskills катнашучыларын гадәти тормышка яраклаштыру өчен тренинг үткәрелгән
Бүген чемпионатта катнашучыларны Казан аэропортында тантаналы рәвештә каршыладылар.
-
Медикларга юл бирмәсәң, җәзага тартылачаксың
Бу яңалык үз-үзен әллә кемгә куеп, " Ашыгыч ярдәм" машинасына юл бирергә яратмаучылар өчен. Мондый затларга карата җәзаны катгыйландыру турындагы закон үз көченә керде.
-
Янгын аркасында өч кеше зыян күргән
30 август көнне Яшел Үзәннең Кече Кызыл урамында урнашкан биш катлы торак йортта янгын чыккан.
-
«Театраль Идел буе» фестивалендә Татарстаннан ике спектакль катнаша
Беренче урынга лаек булучыларны – 200 000, икенче урынга – 140 000, өченче урын ияләрен 100 000 сум күләмендә акчалата бүләк көтә.
-
Бишнә балаларына Белем көненә бүләк
Бишнә авылының өлкән сыйныф укучылары быел Белем көнен үз авыл мәктәбендә каршы алды.
-
Участоклар хәрәкәтләре чикле булган һәм начар күрүче сайлаучыларны кабул итәргә әзер
Сайлау участокларының 92 проценты беренче катларда урнаштырылган. Бу сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен махсус эшләнелгән, Шулай ук инвалидларга волонтерлар ярдәмгә киләчәк.
-
Иң яхшы юл Татарстанда, бу министр бәясе
РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин 1,3 мең км чамасы юл узган. Әмма маршрутын бераз үзгәртеп Яшел Үзәнгә дә кереп чыгарга булган.
-
Олимпия чемпионы Алинә Заһитова XI сыйныфка китте
Дүшәмбе көнне XI «Б» сыйныфының 17 яшьлек укучысы Мәскәүнең «Самбо-70» Спорт һәм мәгариф үзәге мәктәбендә тантаналы линейкада катнашты.