3 август 2021 яңалыклары
-
Татарстанда койма яңгырлар һәм көчле җил аркасында шторм кисәтү игълан ителде
Иртәгә, 4 августта, Татарстан территориясендә һава шартларының көчле начарлануы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүне таратты.
-
Яшел Үзәндә кызлар чирәмдә хоккей буенча Россия беренчелегенең көмеш призерлары булды
Казанда чирәмдәге хоккей үзәге базасында 13-14 яшьлек кызлар арасында ил беренчелеге узды.
-
Белгеч киңәшләре. Җәйнең соңгы аенда бакчада нинди эшләр башкарырга кирәк?
«Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА җәйнең соңгы аенда үтәлергә тиешле бакчадагы иң мөһим һәм кичектергесез эшләр турында сөйли.
-
Газонны чүп үләненнән чистартабыз
Юлда плитәләр арасында яки йорт нигезе ярыкларыннан үскән чүпне кайнар су белән бетерергә була. Моның өчен 2:1 исәбе белән суга тоз салырга кирәк.
-
Буыннарың турында оныт
Дөгедән ясалган куас эчеп яшәсәң, чынлап та буыннар сызлавы турында онытырлык шифасын сизми калмыйсың. Гомумән, ул бөтен организмга файдалы.
-
Роскомнадзор шәхси мәгълүматлар эшкәртүгә бәйле кисәтү чыгарды
Аерым алганда, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш.
-
Гомерегезгә нокта куярга ашыкмагыз
Бүгенге көндә иртә торсак та, кич ятсак та, халык телендә бер сүз – коронавирус. Бу безнең яшәешебезнең астын-өскә китергән котычкыч авыру. Аз гына вакыт эчендә күпме гаиләгә кайгы-хәсрәт алып килгән зәхмәт вирус ул. Әлеге авыру белән без кеше гомеренә куркыныч янаган башка чирләрне дә онытып җибәрәбез кебек. 21нче гасыр бәласе - СПИД турында да истән чыгармаска кирәк. Ходай сакланганны гына саклармын дигән бит!
-
Август законнары кемнәргә кагыла
2021 елның августында законнарга кайбер үзгәрешләр кертеләчәк. Аерым алганда, алар пандемия, пенсияләр, ОСАГО, чикләрне ачу, бәяләр артуга кагыла.
-
Казан кабат дөнья брейк-данс башкаласы булачак
27-29 август көннәрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Tatneft» Хәйрия фонды һәм «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы ярдәме белән Казанда брейк-данс һәм граффити буенча «COMBOnation X3» халыкара турниры финалын уздыру планлаштырыла.