3 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Безнең уңышларыбыз
Ел ахырында һәр җирдә эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясала. Хаталарга – анализ ясалса, уңышларга бүләкләр бирелсә, аеруча күңелле.
-
2018 елга йолдызнамә
Үлчәү (24.09–23.10) 2018 елда уңышыгыз бары үзегездән тора. Язмыш сезгә тормышыгызны яхшырту өчен берничә мөмкинлек бирәчәк, аны бары ычкындырмаска гына кирәк. Сәламәтлеккә елның беренче өч аенда сак карарга киңәш ителә. Эш белән нык мавыкканнар салкын тидерергә мөмкин. Һәм авыруны аяк өсте генә кичерү дөрес булмас. Көтелгән ялыгызны су буенда уздырыгыз, йөзү нерв системасын тынычландырыр. Ялгыз ир-атлар, ниһаять, сөйгән ярларын табар. Һәм гаилә кору өчен вакытны сузмагыз, соң булуы мөмкин. Үлчәү йолдызлыгы астында туган хатын-кызлар барлык мәшәкатьләрне онытып, ләззәтләнеп яши ала. Ир-атлар теләсә нинди проблемаларны чишәргә әзер булыр.
-
Изгелек ул үзеңә кайта
Әле ярый юмарт хәйриячеләребез бар. «Яшел Үзән»ебезгә подписка компаниясенең бервакытта да алар ярдәменнән башка узганы юк.
-
Социаль объектлар караңгылыкта яши
Кайчандыр кич утырып чыра яктысында чигү чиккәннәр. Ә бүген төнлә урамга чыксаң да яктылыктан күзләр чагыла торган заманда яшибез. Ут – хәзерге комфортлы тормышыбызның алыштыргысыз атрибуты. Эңгер төшкәч берәр җирдә яктырткыч булмаса, без – сукыр.
-
Әтиеңә ышанып тормавың хәерле
Улым әтисе белән күрешә алмаганына бик борчыла. Миннән гел “Әти кайчан безгә килә?”, “Нигә әти шалтыратмый?”, “Нигә туган көнем белән котламады?” дип сорап йөдәтә. Ә күптән түгел, күзендә яшьләрен мөлдерәтеп, мин әтиемнең йөзен оныта башладым, диде. Ә мин нишли алам соң? Кешене ничек үз улын исенә төшерергә мәҗбүр итеп була? Һәм балага да барысын да аңлатып бетереп булмый бит... Бу тормышта әтиеңә өмет итмә, дип ничек әйтәсең?!