2 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Яшел Үзән кызы «Лучше всех» тапшыруында катнашты
Өч яшьлек Леонтия Чихирина Мәскәүдә телевидениенең беренче каналда бара торган популяр «Лучше всех» тапшыруында катнашып тамашачыларны таң калдырып кайтты.
-
Татарстан синоптиклары бозлавык һәм томан хакында кисәтә
Көндез Татарстан башкаласында +2..+7 градус җылы булачак.
-
«Татарча диктант» акциясе берләштерде
Узган шимбәдә бөтен дөнья буйлап мәгариф акциясе узды: 20 илдә, Россия Федерациясенең 60 төбәгендә «Татарча»диктант» яздылар. Яшел Үзәндә аны биш мәйданчыкта оештырдылар.
-
Яшел Үзән заводында кунаклар
“А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” акционерлык җәмгыятендә генераль директор Владимир Никитин җитәкчелегендә Санкт-Петербург шәһәреннән “Крылов дәүләт фәнни үзәге” ФГУПы делегациясе булып китте.
-
Төзекләндерү 2021 елда
Яшел Үзән тимер юл вокзалына 2021 елда реконструкция ясаячаклар. Киләсе елга вокзал комплексы инфраструктурасын яңарту планлаштырыла.
-
Каникулларны кыскартмыйлар да, озайтмыйлар да
Социаль челтәрләрдә көзге һәм кышкы мәктәп каникулларын кыскарту хәбәренә каршы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аның дөреслеккә туры килмәвен белдерә.
-
Татарстан синоптиклары юеш кар һәм бозлавык турында кисәтте
2 ноябрьдә томан булуы көтелә.
-
Татарстан иҗтимагый оешмалары Россия Президентыннан 174 млн сум грант алачак
Россия Президенты грантлары бәйгесен үткәрүнең идарә комитеты утырышы быел 31 октябрьдә узды.