2 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Атналык йолдызнамә 2 сентябрь – 8 сентябрь
Бу атнада ял көннәренә кимиячәк уңайлы энергиядән файдаланып калырга кирәк. Ә эш көннәрендә сез үзегезне яхшы хис итәчәксез. Максатка ирешү өчен юллар ачык булачак. Әмма эшне беренче булып тапшырып, класстан чыгып качарга ашыкмагыз — дәфтәрегездә миллион хата булырга мөмкин.
-
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның мәгариф системасы уку елына әзер
Татарстан Президенты РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка яңа уку елына төзелгән объектлар турында сөйләде.
-
Татарстанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр бастырылды
«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында 2019 елның 8 сентябрендә узачак алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирү өчен сайлау бюллетеньнәрен бастыруны төгәлләделәр.
-
Дәүләт Думасы депутаты кабул итәчәк
3 сентябрьдә,12: 30 сәгатьтән 14: 00 сәгатькә кадәр, “Бердәм Россия” партиясенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Норкин ур., 3 йорт) РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров гражданнарны кабул итәчәк. Бу хакта Яшел Үзән башкарма комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Банк системасындагы үзгәрешләр
2019 елның 1 сентябреннән кулланучылар кредиты алуның яңартылган кагыйдәләре гамәлгә керәчәк.
-
Транспорт чарасы һәм пассажирлар өчен яңалыклар
1 сентябрьдән юл-транспорт һәлакәте турында, машина йөртүчеләр тарафыннан, электрон формада хәбәр ителергә мөмкин.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Белем бәйрәме белән котлады
"Фәнни-техник һәм иҗтимагый алгарыш ныклы белемнәрсез була алмый", - ди Татарстан Президенты.