1 август 2022 яңалыклары
-
Эчке эшләр бүлегендә 43 җинаять теркәлгән
Шуларның 33е – шәһәрдә, 10ысы районда булган.
-
2 август көнне түбәндәге адреслар буенча су бирү туктатыла
Иртәгә, 2 август көнне 9: 00 сәгатьтән 17: 00 сәгатькә кадәр, ремонт эшләре башкару сәбәпле, түбәндәге адреслар буенча су бирү туктатыла.
-
Яшел Үзән бала тудыру йортында узган атнада 11 малай һәм 12 кыз дөньяга килгән
Иң яшь әнигә - 18 яшь, иң өлкәненә – 39 яшь.
-
Володин август аенда үз көченә керәчәк законнар хакында искәртте
Киләсе айда Россиядә пенсияләр, Федераль салым хезмәте һәм коралга кагылышлы берничә закон үз көченә керәчәк.
-
Без – Шырданнар, уңганнар, Һәр эштә дә булганнар!
Җырлыйбыз да көләбез, Бар эшкә өлгерәбез!
-
Свердловск өлкәсеннән килгән алты яшьлек малайның Казанның Горький паркында урнашкан «җырлый торган» фонтаннарда аягының өч бармагы өзелә.
Өч балалы гаилә Казанга Краснотурьинскидан килгән.
-
Татарстан Экология министрлыгы хезмәткәрләре Васильево бистәсендә
Татарстан Экология министрлыгы хезмәткәрләре, Карасиха күленә агулы калдыклар ташлануы турындагы видеоязма дөнья күргәннән соң, Васильево бистәсенә бардылар.
-
Каюм Насыйри мирасын торгызу
Кече Шырданда туып үсеп, хәзерге вакытта кече ватанында Каюм Насыйри мирасын торгызу фонды булдырып, авылга яңадан яшәү сулышы өрү өстендә масштаблы эшләр башкаручы Асия Наил кызы Гобәйдуллина турында районыбызда ишетмәгән кеше сирәктер, мөгаен.
-
«Чәчәкле ишегалды 2022» бәйгесенә тавыш бирү башланды
Дуслар! Сезнең иң зарыгып көткән, җәй аеның иң матур «Чәчәкле ишегалды» бәйгесенә тавыш бирү башланды һәм ул 29 августта 10.00 сәгатьтә тәмамланачак.
-
«СалаваTik»лар гөмбәләр турында җырлый
Бүген интернет киңлекләренә «Гөмбәләр биюе» җырының видео-клибы чыкты.
-
Милләтебез горурлыгы
Яшел Үзән районы татар халкына шөһрәтле ул һәм кызлар бүләк иткән төбәк.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча 91,3 км юл ремонтланачак һәм яңа объектлар төзеләчәк
Быел Татарстанда «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2 млрд сумга Казан агломерациясенең 33,8 км юлын һәм 488 млн сумнан артык суммага төбәк әһәмиятендәге 31,5 км юлын ремонтлаячаклар.
-
Яшел Үзән районында утрауда калган компанияне коткардылар
Компания Васильево бистәсе каршында урнашкан утрауда ял итәргә булган.