1 июнь 2025 яңалыклары
-
«Рябинушка» 2нче балалар бакчасында балаларны яклау көне узды
Балалар бакчасында балаларны яклау көненә багышланган якты һәм күңелле бәйрәм узды.
-
Кадерле балалар, хөрмәтле өлкәннәр
1 июнь — безнең барыбыз өчен дә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә безгә — өлкәннәргә балаларның даими игътибарга, кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булуларын, балаларыбызның язмышы, кем булып үсүләре, аларның киләчәге өчен җаваплы булуыбызны искә төшерү дә ул.
-
Ризәлә Солтанова: «Үзем тапканнан да якын ул миңа!»
Апуш – Тукай балачагы заманаларында артык авыз, артык кашыктан котылу бик гади булган, бернинди документ та, бернәрсә кирәкмәгән. Урам яки базарга чыгып: “Асрамага бала бирәм, кем ала?”- дип кычкыру да җиткән. Һәм бу, әлбәттә инде, балалы буласы килүчеләр өчен тагын да кулай. Бернинди мәшәкать юк. Күңелеңә ошаган сабыйны күтәрәсең яки җитәклисең дә, өеңә кайтып китәсең. Ә хәзер, бер үксез нарасыйны бәхетле итеп, ятимлектән аралап, тәрбиягә алырга теләсәң, җиде кат сират күперен кичәргә кирәк.
-
Бүген, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне
Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк!