Ураза тотуда төп хаталар
Рамазан аен күпләр ашау-эчүдән тыелып тору белән генә бәйли. Чынлыкта исә шушы изге, фазыйләтле вакытның асыл-мәгънәсе киңрәк тә, тирәнрәк тә. Рамазанның үзенчәләкләрен, аның олуг максатын аңлап бетермәү сәбәпле, кайберәүләр әлеге гыйбадәтне кылуда хаталана, шул сәбәпле уразаларының савабы кими, ә кайчакта хаталар хәтта уразаның бозылуына да китерә. Ураза гыйбадәтенең дәрәҗәсен, кыйммәтен саклап калыр өчен еш эшләнә торган кайбер хаталарны карап чыгыйк.