Васильево стоматология поликлиникасының өлкән шәфкать туташы Гүзәл Белова «Фронтка ярдәм өчен» медаленә ия булды
Аның тормыш иптәше Андрей Белов – Васильево хастаханәсенең ашыгыч ярдәм фельдшеры, ике елдан артык махсус хәрби операциядә катнаша.
«Тимер» Татарстан батальонында штурм ротасының эвакуация бүлеге командиры булып хезмәт итә.
Гүзәл Шамил кызы медицина гуманитар йөкләрен җыю һәм җибәрү белән шөгыльләнә. Аларның берсен Донбасска иренең бүлекчәсенә ул үзе илткән. Шулай ук Гүзәл Белова бистәнең «Бердәмлек» волонтерлык хәрәкәтендә актив катнаша.
Лаеклы бүләк белән котлыйбыз! Горурланабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев