Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

«Улым, кала алмыйсыңмы, әниең берүзе!» – дидем. «Юк, мин бармасам, кем барыр!»

Бакырчы авылы егете, рядовой Илдар Хәмитов махсус хәрби операция зонасында матди-техник тәэмин итү ротасында машина йөртүче булып хезмәт итә.

2022 ел – махсус хәрби операция башлану, аннан соң өлешчә мобилизация игълан ителү белән хәтергә сеңеп калды. Ул вакытта аңлашылмаучылыклар да, мобилизацияләнүчеләр арасында: «Нишләп мин?!» – диючеләр дә, үз теләкләре белән китүчеләр дә булды.

Барысы да булды: фикерләүләр дә, каршы чыгучылар да, хуплаучылар да. әмма илгә куркыныч янаганда, чиктәш ил «кайнап» торганда, иң беренче чиратта безне батыр ир-егетләребез яклый. Армия хезмәтен узгансың, хәрби ант биргәнсең икән, син ил куйган бурычны үтәргә тиеш.
Кыскасы, мондый ялкынлы сүзләрне күп сыр­ларга була. Әмма безнең – монда калучыларның бурычы хәзер, хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгын чагылдыру, алар турында сөйләү. Корал тотып, дошманга каршы алгы сызыктан бару җиңел бирелми. Туган якларына ялга кайтулар да аларга еш эләкми. Ә кайтып, гаиләңне күреп, тынычлансаң да, вакыт узганы сизелми. Тагын китәргә һәм тагын яшәү белән үлем арасында «кайнарга», тагын кыр шартларына өйрәнергә туры килә.

Безнең районнан да МХОга китүчеләр шактый. Зур булмаган Бакыр­чы авылыннан гына да хезмәт итүчеләр аз түгел. Күптән түгел авылдашлары ялга кайткан Фәнзил Насыйбуллинны җыелышып, догалар укып, кире МХОга озатса, аның артыннан тагын бер егетләре – Илдар Хәмитов та ялга кайтты. Аны туганнары күптән көтә иде инде. Бакырчы халкы бик бердәм, китәсе-кайтасы егетләрен матур итеп каршы ала һәм кире хезмәт урыннарына озатып та куя. Бу күркәм гамәл хәрбиләргә көч бирә.

Илдар Хәмитов МХОга мобилизация буенча китүчеләрдән. Чакыру кәгазе килү, шок кебек булса да, ул үзен тиз кулга алып, әзерләнгән дә киткән. Учебканы узуга аларны, 2022 елның 3 ноябрендә Луганскига җибәргәннәр. Шулай итеп, беренче көннән ул матди-техник тәэмин итү ротасында (рота обеспечения) машина йөртүче булып хезмәт итә. Бер ел «УАЗ» автомобилендә йөрсә, хәзер напарнигы белән «КамАЗ»да су ташый. Аны шәһәрдәге точкадан солдатларга эчәргә, юынырга, юарга кайтаралар. Йөзәрләгән чакрымнар аша узып, хәрбиләрне иң кирәклесе – су белән тәэмин итәләр. Беренче карашка бу гаҗәп тоелса да, МХО зонасында бу мәсьәлә зур әһәмияткә ия.
– Дошман күбрәк дроннар ярдәмендә сугыша диләр. Курку бармы, сугыш шартларына күнегеп булмаганлыгы аңлашыла, шулай да? – дип сорыйм.

Дроннар күп, әлбәттә. Курку хисен «юк» дип әйтә алмыйм. Рейска чыгу, күбесенчә иртәнге, эңгер-меңгер вакытка туры килә. Алып кайткан су белән 1әр тонналы копларны тутырабыз, – дип сөйли Илдар. – Без башта Сватово, Купянск юнәлешендә булсак, хәзер Кременное юнәлешендә. Яшәү урыны – блиндажлар. Ашау-эчү ягыннан начар түгел, җитә, үзебезнең пешерүчеләр бар.

МХОга алынганчы ул «Кызыл Шәрык-Агро» җәмгыятендә механизатор булып эшләгән. Кем уйлаган, менә шулай кинәт дөнья­лар үзгәреп китәр дип.

Гуманитар ярдәмне алып торабыз, хатларны да. Әйе, хатлар уку үзе бер рәхәтлек бирә, уйландыра һәм сагындыра. Хезмәт хакын вакытында бирәләр, әмма ул нигездә үзебезнең ихтыяҗларга тотыла. Чөнки кием-салымның яраклысын аласың. Машина да ватылмый тормый, запчастьләрнең каяндыр кайтарылганын көтеп торырга вакыт юк. Үзебез табабыз. Дроннар белән дә шулай. Бер-беребезгә булышабыз, ул яктан бердәм без, Аллаһка шөкер! – дип сөйли Илдар.

Илдар Хәмитов армия хезмәтен Түбән Новгород өлкәсендәге Саров шәһәрендә нацгвардиядә узган. Бер еллык хезмәт ул вакытта үзен артык сиздермәсә дә, МХО зонасындагы 3 елга якынлашканы бервакытта да онытылмас. Монда алар һаман яшәү белән үлем арасында. Алгы сызыкта штурмлаучы булмаса да, гел руль артында. Ә кайнар ноктада һәр чакрымда сине нидер көтә. Шуңа күрә атыш-һөҗүмнәргә әзер торырга, саклана һәм шул ук вакытта каршылык күрсәтә белергә кирәк.

Озакламый, май аенда Илдар Хәмитовка 25 яшь тула. Әле ул бик яшь һәм чибәр, өйләнмәгән, яратып йөргән кызы да юк, әмма иң-иңе шул: хәзер ул – тәҗрибәле хәрби хезмәткәр.

Язманы тулаем газетаның №6 (14 февраль, 2025 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев