Төз атучының урыны алгы сызыкта
МХОга Адель Әхмәтҗанов мобилизация буенча алынган. Ул – мотоукчылар гаскәре пулеметчысы.
Ир-егетләребезнең бик нык сыналган мәлендә яшибез. Аларга кем ничек булдыра, шулай булышса да, ул барыбер хәрби хәрәкәттә катнашу түгел. Батыр солдатлар тырышлыгы белән без атыш-бәрелешләрне, шартлауларны күрмибез, чагыштырмача тыныч яшибез. Әмма күңелебез белән без алар янында. Ялга кайту бәхетенә ирешкән һәр солдат белән очрашып сөйләшергә тырышабыз.
Махсус хәрби операция игълан ителгәч, Норлат авылыннан өлешчә мобилизация буенча алынучылар шактый булды. Шул көннән башлап, норлатлылар якташларына ярдәмгә омтылды. Ул, нигездә, гуманитар йөк туплау, сеткалар үрү, токмач кисү, солдат хатлары язу, шәмнәр һәм мичләр ясауга барып тоташса да, сугыш кырындагылар өчен нык булыша. Алар, хәтта транспорт чараларына кадәр җыеп, яу кырына үзләре илтеп тә бирә.
Без шушы авылдан МХОга китеп, ялга кайткан Адель Әхмәтҗанов белән сөйләштек. Бөтен нәрсәгә күнеп була, әмма сугышка – юк! Окоп-блиндажларда көн күрү, минут саен гомереңне куркыныч астына кую, йокысыз төннәр, шартлау-атышлар, берөзлексез очкан дроннар, адым саен миналар, һөҗүмнәр, югалтулар, яраланулар... Без – тынычлыкта яшәүчеләр болар турында ишетеп кенә белә.
Сөйләгәннәрдән дә түгел, МХОдан кайтучыларның күбесе сүзгә саран, күңелләре яралы була. Адельнең дә күзләрендәге моңсулык шул хакта сөйли. Хәзер ул Новая Каховкада мотоукчылар гаскәрендә пулеметчы. Хезмәте гаять катлаулы. Күп нәрсә аның гамәленә бәйле: төз атамы ул, дошманның күзен дә ачтырмыйча ут яудырамы, яисә безнекеләргә алга барырга юл ачамы. Реакциясе тиз, үзе сизгер, күзләре очлы, кулы оста булырга тиеш. Икенче яктан караганда, дошманның беренче эше – пулеметчыны юк итү. Адельнең бу дүртенче тапкыр ялга кайтуы булып чыкты. Алгы сызыктан барса да, Аллаһка шөкер, җитди яраланмаган. җиңелчәләрен, контузияләрне исәпкә алмаганда. Батырлардан дошман пулясы да курка. Контузия алган очракта да бер солдат та үз позициясен ташламый, монда минут саен яшәү белән үлем тарткалаша. Солдатка үзенең йомшаклыгын күрсәтмәскә, остарырга, адым саен батырлык кылырга, заман коралларының нечкәлекләрен аңларга туры килә.
Адельгә хәзер 32 яшь. Норлат урта мәктәбен тәмамлагач, Казанда электр белән эретеп ябыштыручылыкка укыган. Армиядә автомобильчеләр гаскәрендә хезмәт иткән. Әти-әнисе Норлатта яши. Әмма ул Мамадыш шәһәрен дә бик ярата. Анда әбисе яши икән. Өйләнгән, әмма хәзер аерым яшиләр. Шулай да, ул биш яшьлек улын ярдәмнән ташламый.
Бу егетнең язмышы җиңел булмаган. Кечкенә вакыттан ук әнисен югалткан. Мамадыш шәһәрендә яшәгәннәр. Фаҗигале очрактан соң, әтисе балалары белән Норлатка кайткан. Биредә алар икенче әниләре Алия ханым канаты астында үскән. Шуңа ятимлек ачысын күрмәгәннәр.
– Мин килгәндә Адельгә 11 яшь иде, энесенә – 3. Адель бик акыллы бала булды, миңа беренче көннән «әни» дип дәште, – дип сөйли Алия ханым. – Миңа бер вакытта да каршы сүз әйтмәде. Бар эшне бергә эшли идек. Хатын-кыз эшенә дә, ирләрнекенә дә булышты. Әниләре бик яшьли үлгән шул, 31 яшендә.
Әйткәнемчә, МХОдан кайтучылар сүзчән түгелләр, уй-хисләрен йөзләреннән күрә алсаң гына.
– МХОдагы беренче кичерешләремне аңлата алмыйм. Җиңел булмады, әмма барысын да безнең алга куелган бурыч итеп кабул иттем, – дип сөйли Адель. – Көнкүрешне дә үзебез җайлыйбыз, окоплар казыйбыз. Анда яшәүнең үзенчәлеге бар, әмма күнәсең. Гуманитаркалар безнең тормышны бизи. Норлаттан күп җибәрәләр. Алар арасында, хәтта укытучым Роза Илдусовнаның миңа дип махсус атап җибәргән посылкалары була. Аңа мин аерым рәхмәтле. Ул яхшы киңәшләре, матди ярдәме белән нык булыша. Кыскасы, ярдәмчел якташларымның һәркайсына рәхмәттән ары сүз юк. Аларның тырышлыгы юкка булмас һәм без җиңү белән исән-сау кайтырбыз, Аллаһ теләсә!
Укытучысы Роза Ягудина МХОга киткән укучылары белән тыгыз элемтәдә тора. Гуманитар ярдәмнән тыш, аларны ерактан торып, рухи яктан да тәрбияли. Адель үзе дә ялга кайттымы, гуманитарчы авылдашлары янына цехка чәчәкләр, тортлар белән барырга ашыга. Менә шундый бергәлек аркасында хәрбиләрнең авыр хезмәте җиңеләя һәм җиңү дә көннән-көн якынлаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев