Марс Юнысов: «Үкенү турында уйламыйм да!»
Марс Юнысов махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән патриотларның берсе
Махсус хәрби операциядә Норлатның батыр ир-егетләре актив катнаша. Ил өчен катлаулы чорда алар читтән күзәтеп тормыйча , чын патриотларча коралны үз кулларына алган.
Бу юлы безгә 2023 елда Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, МХО зонасында хезмәт итүче Марс Фоат улы белән сөйләшү мөмкин булды. Хәрби хезмәткәрнең чираттагы ял вакыты иде.
Җаваплы карарны ничек кабул иткән?
– Илебезне кемдер сакларга тиеш. Бу хакта мин күп уйландым. Мин дә бармасам, күршем дә баш тартса, җиңү булмаячак. МХОга барып, барысын да үз күзләрем белән күреп, сугышчыларга ярдәм итеп кайтасым килде. Кайтуга кайтып булмый әлегә, шулай да өмет зур. Контрактны бер елга төзегән идем. Хәрби операциянең төп бурычы үтәлми торып, кайтуны кичектереп торырга туры килә. Үкенмисеңме соң, дип сораячагыгызны да беләм. Ә мин, юк, дип әйтәм. Мине берәү дә көчләп җибәрмәде, шулай булгач, үкенү турында сүз бармый. Ничек булса да, кем ничек уйласа да, Ватан язмышы һәм киләчәге ир-егетләр кулында, – ди Марс Юнысов.
Хак сүзләр, әлбәттә, анда көн-төн дошман уты астында сугышучы хәрбиләрнең тырышлыгы аклансын иде, дигән теләктә калабыз. Барысының да җиңү белән, исән-имин кайтулары мөһим. Ә хәрби бәрелешләр барган урынга үз теләге белән китүчеләрне дә, шул ук вакытта мобилизация буенча җибәрелүчеләрне дә – һәммәсен, бүгенге көндә, бернигә карамастан, без геройлар дип беләбез. Аларның исемнәре тарих битләренә кергән вакыт бу.
Тракторчы, комбайнчы, иминлек сакчысы…
Марс тумышы белән Норлат авылыннан, биредә мәктәпне тәмамлагач 107нче ПТУга укырга кергән. Машина йөртүче һәм тракторчы белгечлеге алу белән эшли башлаган. Ничә ел комбайн штурвалы артында күпме иген урдырганын үзе генә белә. Аннан соң ул штурвалын «Кызыл Шәрык-Агро» җәмгыятендәге иминлек хезмәтенә алмаштырса да, үкенми. Механизатор хезмәте дә җиңелләрдән түгел. Менә шулай, тыныч кына эшләп йөргән бер мәлдә, ул үзе өчен мөһим карар кабул итә. Әти-әнисе, мөгаен, каршы да булгандыр. Әмма ил азатлыгын беренче планга куйганнарның фикерен үзгәртү мөмкин түгел. Андый кыю адымга баручылар, гадәттә, әйткән сүзләрендә нык тора.
Өстә – дроннар, аста – миналар…
Марс Юнысов ике ел хезмәтендә өч төрле хезмәт алмаштырып өлгерә. Махсус хәрби операция зонасына аяк басуга, аны пехотачылар отрядына билгелиләр. Аннан соң – һава оборонасы гаскәрләренә (ПВО). Ә хәзер ул автобатта хезмәт итә. Зур автомобильләрдә сугыш техникасын ташый. Яңаларын сугыш кырына илтеп җиткерсә, ватылганнарын кире чыгара.
– Машина йөртүчеләр анда күп таләп ителә. Хәрбиләр арасында йөртү таныклыгы булганнар бар, әлбәттә, – дип сөйли Марс. – Әмма зур йөк автомобильләре өчен категория булырга тиеш. Мине, мәсәлән, 1 айга Чиләбегә укырга җибәрделәр. Шулай да, иң авыры – пехотада. Аларга гел алгы сызыкта булу кирәк. Монда да җиңел дип әйтмим. Төрле хәлләр булырга мөмкин. Миналарга, дроннар утына эләгү куркынычы бик зур. Адым саен үлем сагалый. Дөрес, тора-бара күнәсең. Әмма үлем-китемнәргә, хезмәттәшләреңне югалтуга өйрәнеп булмый. Миннән иң истә калган эпизодларны сорыйсыз икән, шулай ук, юк, дип әйтәм. Мин аларны хәтердән бөтенләйгә сызып ташладым.
Һаман юлда йөрүчеләрнең машина эш урыны гына түгел, яшәү урынына да әйләнә. Кышын палаткаларда да торырга туры килгән. Ир кеше түзә инде, сугыш чыдам булырга өйрәтә. Дошманның пилотсыз оча торган аппаратлар белән сугышканнарын алар түгел, хәзер без дә яхшы беләбез. Техника йөртүчеләр өчен алар аеруча куркыныч. «Дроннарны автомат белән бәреп төшерү авыр, ә ау мылтыгы белән яхшы», – ди МХО катнашучысы.
Язманың дәвамын газетабызның №11 (21 март, 2025 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев