«Лавр» позывнойлы Лавров тынычлыкның кадерен белә
Кече сержант, бүлек командиры Николай Лавров МХОда катнашып, хәрби бурычын намус белән үтәгән патриотларның берсе.
Без – тынычлыкта яшәүчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәркайсын чын герой итеп кабул итәбез. Моның өчен аларның орден-медальләренең нинди һәм хәтта булу-булмавы да мөһим түгел.
Аларның һәрберсе безнең игътибарга лаек. Кем ничек булдыра ала: рухи яктанмы, гуманитар ярдәмме. Чөнки егетләребез үз гомерләрен куркыныч астына куеп, тынычлык сагында, иминлек өчен көрәштә, хәрби бурыч үтәүдә.
Беренче көннән алгы сызыкта
Яшел Үзәндә яшәүче 37 яшьлек Николай Лавров махсус хәрби операциягә 2022 елда мобилизация буенча алынган. Шуннан бирле аңа гел алгы сызыкта хезмәт итәргә туры килә.
Николайның хезмәте мобилизацияләнгән татарстанлылар белән бергә башлангач, аларны «Татарлар полкы» дип атыйлар. Хәзер дә бу полкны, татарстанлылар анда бармак белән санарлык калып, кимендә өч тапкыр Россиянең башка төбәкләреннән килгән контрактчылар исәбенә тулыландырылса да, һаман шул исем белән йөртәләр. Алар башта Харьков юнәлешендә барган каты бәрелешләрдә катнаша, аннан соң хезмәтләре Кременная янында дәвам итә. Пехотачыларга нинди генә кыенлыклар белән очрашырга туры килми. Казылган окоплар санын хәзер Николай төгәл генә хәтерләми. Кая барсалар да, казырга һәм казырга туры килгән. Юк икән, гомерең куркыныч астына куела.
Исән калуына үзе дә ышанмый
Беренче көннән алгы фронтта булган һәм пуля да алмаган Николай бу елның сентябре ахырында Кременная янында барган бәрелешләрдә миномет уты астына эләгеп, каты яралана. Аны эвакуация группасы «кайнар ноктадан» чыгарып, башта Кременнаядагы госпитальгә сала. Аннан соң төрле урыннардагы госпитальләрдә дәваланулар китә. Дару төймәләре белән генә ярасын баса алмаган Николай, ахыр чиктә, Мәскәү яны госпиталенә кадәр барып җитә. Зыян күргән бот сөяген яңадан торгызалар, кайда штиф, кайда башкасын утырталар, култык таякларына бастыралар. Хәзер ул, ниһаять, гаиләсе янына кайтып җиткән. Өйдә стеналар да ярдәм итә диләр. Шулай да, ул үзенең исән калуына әле дә ышанмый:
– Тыныч тормыш бик сагынылган. Яраларым сызласа да, куркыныч төшләр күреп уянсам да, монда өстән атып тормыйлар, дроннар тавышы ишетелми. Мин гел алдан барып, җиңүләрне дә күрдем, үлем-китемнәрне дә. Җиңү җиңел бирелми. Мораль яктан да бик ардык, гел окопларда яшисең, күбрәк коры-сары белән генә тукланырга туры килде. Алгы сызыкка кирәк-яракны китереп җиткерү авыр һәм куркыныч. Кайвакыт бер тамчы су эчәргә тилмерәсең. Бик сусагач, сазлык суларын эчкән вакытлар булды. Гуманитар ярдәм турында әйтеп тә тормыйм. Дошман бездән 70-100 метр ераклыкта гына булды. Дроннардан бернинди тынгылык юк. Шул бәдбәхет «Камикадзе»лар күпмебезнең гомерен өзде. Тылга айга бер юынырга гына чыгып керәсең, гаиләңә дә шуннан шалтыратып аласың. Айлар буе хәбәрләшмәгәч, алар да ут йотып яшәде. Билгесезлектән дә кыены юк.
«Лавр» исемен онытасы килә
«Лавр» позывнойлы Лавровның хәзер тыныч тормышка ияләшәсе, бу атамасыннан да котыласы килә. Бүгенге көн аңа оҗмахтан ким түгел. Хәзер хатыны Альбина, балалары – Никита һәм Ирина белән татулыкта, бер-берсенә ярдәмләшеп, тынычлыкның кадерен белеп яшисе килә. Әлегә МХОга кире китү-китмәве турында әйтә алмый, барысы да яраларының төзәлүенә бәйле. Ә сугыш кырында сәламәтлегең – әйбәт, аякларың җитез булу кирәк. Бүгенге хәрби бәрелешләр үзенчәлекле булуы, яңа төр кораллар кулланылуы белән аерыла.
Аңардан мин иң истә калган мизгел яисә көн турында сорадым. Аныңча, анда көннәр һәм төннәр бер-берсенә охшаш һәм һәрвакыт куркыныч, дошман йокламый. Кече сержант, 1нче взвод командиры урынбасары, бүлек командиры Николай Лавров командасына оборонада тору, саклау, һөҗүм итү бурычы куелган була. Дошманның иң зәһәр уты да аларга эләгә, шуның белән бергә гомерләр дә кыл өстендә була. Яраланучыларны, һәлак булучыларны эвакуация группасы чыгарса, дроннар белән дә махсус группалар эш итә. Дошманга тиешле каршылык күрсәтү өчен аларга дроннарны үзләренә дә сатып алырга туры килгән. Пехотаның төп коралы – автоматлар, гранатометлар һәм пулеметлар булса да. Алар белән виртуоз эш итә белергә кирәк. Осталык та вакыт белән килә. Ә аның серләренә Николай күптән төшенгән.
Батырларның да йөрәге таш түгел
Әйткәнебезчә, хәрби бәрелешләрдә төрле хәлләр була. Шулардан иң авыры – бер кашыктан ашаган, бергә утка-суга кергән хезмәттәшләреңне югалту. Менә шулары бигрәк тә батырлар йөрәген «яралый».
– Иң каты бәрелешләр барган урыннардан һәлак булганнарны чыгара алмау бик авыр. Менә анысы – зур бәла. Әмма без үзебезнекеләрне калдырмадык, ничек кенә булса да чыгарырга тырыштык, – дип сөйли Николай.
Николай Лавров яраларыннан тернәкләнерме, анысын вакыт күрсәтер. Ничек кенә булмасын, ул хәрби бурычын «сполна» үтәгән. Ә хәзер яшәргә, терелергә, алга планнар корырга, балаларын аякка бастырырга кирәк. Ә җиңү булачак. Батыр ир- егетләребез анда үзләрен сынатырга җыенмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев