Сергей Павлов: «Без медаль өчен түгел, ә балаларыбыз тынычлыгы өчен көрәшәбез»
Гадәттә, ышанычлы кеше турында: «Аның белән разведкага барырга була», – диләр. Разведчик ышанычлы, төпле һәм сизгер булмаса, җиңү дә юк дигән сүз.
Постны алмаш килмичә калдырмый
МХОдан чираттагы ялга кайткан Сергей Павлов шундыйлардан. Ул 2022 елның октябрендә мобилизация буенча чакырылган һәм шуннан бирле «кайнар ноктада» хезмәтен дәвам итә: башта – Семеновкада, аннан соң – Херсон юнәлешендә. Хәрби һөнәре буенча ул өлкән разведчик һәм беренче көннән алгы сызыкта бурыч үти. Әгәр дә разведка тарафыннан дөрес мәгълүмат бирелмәсә, штурмга баручыларга җиңел түгел. Постта торганда (ә ул ачык кыр булып, хәтта яшеренер урын да булмаска мөмкин) разведчик барысын да беренче күрергә, ишетергә һәм сизәргә тиеш. Хәзер, белгәнебезчә, пилотсыз оча торган дроннар бик еш кулланыла. Аларны безнекеләр «птичка» дип тә атый. Разведчик, мәсәлән, аларның тавышына карап моделен билгеләргә һәм рация буенча хәбәр итәргә, кисәтергә, ә штурм вакытында дошманны үткәрмәскә тиеш. Хәрби хәрәкәтләр барышында бөтен операцияне алдан күзаллап булмый, шулай да максималь тырышлык кирәк. Аларның взводына утрауларда еш булырга туры килә. Алмашка икенчеләр килми торып, утрауларны ташлап китәргә хаклары юк. Сергей Павлов сөйләвенчә, биредә разведчикларның 42шәр көн торган вакытлары булган. «Үзебез белән алган ашамлыклар бетә. Ашамыйча торырга була, ә менә сусыз кыен», – ди ул. Постны кабул итеп аласың һәм тапшырасың – бу разведчик схемасы. Ә постта тору вакыты озакка сузылырга мөмкин. Шуңа күрә моңа бөтен кешенең дә түземлеге җитми. Өстәвенә, берөзлексез баш очыңда тимер «кошлар» очып торсын әле.
«Яу кырында авырмы, түзеп буламы?»
«Күбрәк балаларны сагынам. Ә кыенлыкларга күнегәсең. Армия ул – зур гаилә һәм яхшы мәктәп. Анда әтиең дә юк, әниең дә, – ди ул. – Ялга кайткач та, тыныч тормышка күнегү кирәк, адреналин җитми. Йомшак характерлы кешеләргә анда җиңел түгел. Ә без барысын да ничек кирәк, шулай кабул итәргә өйрәнгән. Шуңа күрә мин министрлык белән бер нәрсәдә килешмим: яшьләрне МХОга җибәрмәсеннәр иде. Алар дөнья күрмәгән, ни гаиләләре, ни балалары юк».
Сергей Павлов армиянең күп нәрсәгә өйрәтүен дә юкка әйтми. Чөнки анда һәр солдат универсаль булып өлгерә, ашарына пешерә, керен юа, кыскасы, көнкүрештә бөтен эшкә яраклаша. Блиндажлар төзекләндерү буенча да алар хәзер остарып беткән. «Яшәргә була, әмма үзең өчен үзең җавап бирергә, аң белән эш итә белергә кирәк. Күп нәрсәне үзгәртә алмасак та, җиңүгә өлеш кертә алабыз», – ди ул.
«Старый» дип Чечняда кушканнар
МХО ветераны Сергей Павлов гадәтләнгән сугышчан исемен монда да үзгәртмәгән. Ул бервакытта да үзенә җиңел юлны сайламый. Тумышы белән ул Самарадан. Яшел Үзәнгә фатирлар ремонтлау өчен килгәч, Татарстанны ошатып, биредә төпләнеп кала һәм гаилә дә корып җибәрә. Хатынының өч баласының яраткан әтисенә әверелә, рәсмиләштерә. Бер кызларының 1нче группа инвалид булуы да аны кыенсындырмый, аның ышанычлы терәгенә әйләнә. Сергейның «чит балалар булмый», – дип әйтүе ни тора. Күп әтиләрнең сау-сәламәт балаларын да ташлаган вакытта аның бу гамәленә карата, русча итеп әйткәндә, бик «похвально» дияргә генә кала. Ә Сергей олы йөрәкле кеше. Дөрес, әлегә МХОда булуы сәбәпле аларга матди яктан гына ярдәм итә ала.
Алгы сызыкка медальләр озак килә
Сергей МХОга киткәнче Серго исемендәге заводта эшләгән. Ике Чечня сугышын узган разведчик ветеран кайда гына хезмәт итсә дә, үз исеменә тап төшерми. Һәрвакыт актив, намуслы һәм тәвәккәл. Яшел Үзәндә ул хәрби хәрәкәтләр ветераны буларак, «Сугышчан бергәлек» җәмгыяте әгъзасы. Хәрби операциядә дә алар белән элемтәсен өзми. Гаиләсенә ярдәм кирәк булса, алардан сорый. Күбрәк инвалид кызын Казанга хастаханәгә алып барырга туры килә. Бердәмлек авыр вакытларда кирәк.
Хәрби хәрәкәтләрдәге бүләкләүләргә килгәндә, «Бар алар минем, мәсәлән, Батырлык өчен медале әле дә кайтып җитмәгән. Алгы сызыктагыларга алар тиз килми. Ә без медаль өчен түгел, ә балаларыбыз тынычлыгы өчен көрәшәбез. Мин бик бай, Чечнядан алып кайткан медальләрем дә, контузиям белән яраларым да бар», – ди ул. Ничек кенә булмасын лаеклы медальләр иясен табар һәм батырның күкрәген бизәми калмас.
Ялга кайткач та Сергей тик утырмый, фатирларына ремонт ясау белән мәшгуль иде. МХОдан матур фатирга кайтып керүләре рәхәт, ә иң мөһиме, гаиләсенә уңайлы булсын дип тырыша. Сергей Павловның һәм барлык якташларыбызның махсус хәрби операциядән җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев