Батырлар ярасын батыр кызлар төзәтә
Шәфкать туташы Рания Сабитова Белгород госпиталендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтә.
Әгәр сүз сугыш һәм хатын-кызлар турында барса, гадәттә, «У войны не женское лицо» дип әйтәләр. Бу уңайдан университетта укыганда физкультура укытучысының әйткәне онытылмый. «Кызларны ни өчен армиягә алмаганнарын хәзер аңладым!» – дигән иде. Боларны нигә язганымны аңлатам. Бу язма герое махсус хәрби операциядә хезмәт итүче 21 яшьлек кыз – Рания Сабитова.
Рания Сабитова Норлат авылында туып-үскән, авыл мәктәбендә укыган. 2022 елда Буа медицина училищесының «Сестринское дело» бүлеген тәмамлаган. Эшкә Тәтешкә юнәлтелгән. Анда 3 ай эшләгәннән соң, контракт төзеп, МХОга киткән.
Рания белән безгә ялдан хезмәте урынына китәсе көнне сөйләшергә мөмкин булды. Чак тотып калдык дисәк тә була. Ял тиз уза, ә бу кызны берни дә куркытмавы сүз башыннан ук аңлашыла. Ул медицина көллиятендә укыганда ук үз урынын билгеләп куйган. Әмма диплом алгач аның теләген сорап тормаганнар, Тәтешкә билгеләгәннәр. Анда аңа терапевт һәм офтальмолог белән кабул итүләрдә эшләргә туры килә. Наполеон планнары корган кызның, әлбәттә, бу күңеленә ятмый.
- Минем укыганда ук авыруларга реаль ярдәм күрсәтәсем килә иде. Кәгазь эчендә кайнау минеке түгел, – дип сөйли ул. – Баш табибтан реанимациягә күчерүләрен сорадым. Баш тарттылар. Шуннан соң кая да булса «кайнар ноктага» китү теләгем уянды. Өч ай эшләгәннән соң, Мәскәүгә барып, анда Оборона министрлыгы белән контракт төзедем һәм мине Санкт-Петербургка махсус билгеләнештәге медицина отрядына билгеләделәр. Баш табибның җибәрәсе килмәгән иде.
Бу кыю кызның ныклы характерына, ни уйлаган, шуңа ирешүенә кызыгырлык. Булдыра алырмынмы дип, икеләнүләр дә, тәҗрибәм юк дип, туктап калулар да булмаган. Юлның турысы, әмма иң катлаулысы сайланган.
Алгы сызыкка ыргылып торган Рания Сабитованы Белгородка, хәрби госпитальнең иң кыен бүлеге, йөрәге – операция блогына шәфкать туташы-анестезиолог итеп куялар. Ике атна өйрәтәләр һәм операция өстәле артына бастыралар. Аны күз яшьләрен күрсәтмәскә, йөрәккә якын алмаска, карарларны тиз кабул итә белергә кирәк дип, кисәтеп куялар. Биредә көн саен авыр яралыларны кабул иткән, аларның гомерен саклап калу өчен ниләр генә эшләмәгән, хәтта ял итәргә дә вакытлары калмаган медицина хезмәткәрләреннән искиткеч түземлелек, осталык һәм шулай ук шәфкатьлелек һәм кешелеклелек таләп ителә. Хәзер хәрби бәрелешләрдә заманча кораллардан яраланган сугышчыларны дәвалау ысуллары да үзгәрә. Шуңа да медикларга нык тырышырга, кайвакыт мөмкин булмаганнарны эшләргә туры килә.
Раниядән, шундый тыныч һәм җайлы эшне ташлап, ир кешеләргә дә авырлык белән бирелә торган иң каты яралыларны кабул иткән госпитальгә эләгүенә үкенмиме дигән һәм әти-әнисенең аның сайлавына мөнәсәбәте турында сорау үзеннән-үзе туды.
- Юк, үкенмим, – ди ул. – Башта контракт ярты елга төзелде, аннан соң аны тагын 1 елга озайттым. Кирәк икән, тагын калачакмын. Әти-әниемә бу ошап бетмәсә дә, аларга минем карар белән килешергә туры килде. Барысына да тиз өйрәндем, авырлыклардан да, тәүлек буе операция өстәле артында басып торулардан да читенсенмим. Батыр егетләр янында куркып тору килешми. Бөтенесен йөрәккә якын алырга ярамаганлыгын, әмма яралы сугышчыларның ул мизгелдә гомерләре синең кулларда булуын бер секундка да онытмыйм.
Анда медикларга яшәргә тулай торакта урын биргәннәр. Фатир арендаларга рөхсәт ителми. Өйдә дә, эштә дә армия таләпләре сизелә. Хәтта построениеләре дә була. Эш графигы җиңел түгел: 1 тәүлек эшлисең дә, 1 тәүлек ял итәсең һәм тагын шул тәртиптә бара. Биредә алгы сызык булмаса да, аннан ерак та түгел, шуңа күрә Белгородны дошман тынычлыкта тотмый. Атыш-шартлаулар даими була. Андый вакытларда эштә тәрәзә янында тормаска, урамда подвал-
укрытиеләрдә яшеренергә кирәк.
Госпитальдә хезмәт итүче медикларның хезмәт хаклары сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән бертигез түгел. Госпитальдә авыруларга волонтерлар нык ярдәм күрсәтә, дару препаратлары җитмәсә дә, аларны тиз китереп җиткерәләр икән.
Язмабыз герое, иң кызыгы, мәктәптә укыганда ветеринар булырга хыялланган. Әмма, әнисе аңа медицина көллиятен киңәш иткән һәм ул бу сайлавына үкенми.
– Укыганда миңа теориягә караганда практика күбрәк ошый иде. Әмма ИВЛ аппаратыннан нишләптер курыктым. Ә хәзер госпитальдә һәр икенче авыру ИВЛ аппаратына тоташтырылган, – ди Рания.
ИВЛ – Үпкәләрнең ясалма вентиляциясе — респиратор терапиянең иң мөһим ысулларының берсе. Ул нинди дә булса сәбәпләр аркасында сулыш функциясе бозылган яки бөтенләй булмаган кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.
Әйтәләр бит, нидән куркасың, шуңа эләгәсең, дип. Раниянең хезмәт стажы әлегә зур түгел, бер елдан артып киткән, ефрейтор дәрәҗәсенә җиткән. Шул кыска вакытта да күпне күргән һәм күпкә өйрәнгән ул...
Язманың дәвамын газетаның №4 (31 гыйнвар, 2025 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев