«Без икебез – бербөтен!» Гашыйклар көне уңаеннан яңа бәйге игълан итәбез
Февраль аена аяк бастык, димәк, күпләрнең яраткан бәйрәме – Гашыйклар көне якынлаша. Сөйгәннәребезгә тагын бер кат ничек яратуыбызны, хөрмәт итүебезне белгертү өчен менә дигән мөмкинлек бу.
«Без икебез – бербөтен» конкурсына яраткан кешегез белән төшкән фотоларыгызны юллап, үзегезнең кыскача (бер ике җөмлә белән) танышу тарихын 89274138343 ватсап номерына (2025 елның 10 февраленә кадәр) юллагыз. Бары әлеге номерга килгән фотолар гына бәйгедә катнашачак!!! Һәммәсе дә социаль челтәрдә урын алачак.
Сайтта тавыш бирү 2025 елның 10 февралендә 10.00 сәгатьтә старт алачак һәм 14 феральдә 18.00 сәгатьтә җиңүче игълан ителәчәк.
Җиңүче пар Яшел Үзән шәһәрендә ачылачак хәләл кафега кичке ашка барачак. (Кафеда нәни балалар өчен уен мәйданчыгы да бар)
Яшь буенча чикләүләр юк. Бәйгедә җиңгән пар турында газетабызның алдагы санында матур итеп язып та чыгачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев