Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Бәйгеләр

30 ел бергә. Игътибар! «Яшел Үзән» бәйге игълан итә

Кадерле укучыларыбыз, быелның сентябрь аенда районыбызның бердәнбер мөстәкыйль, татар газетасы «Яшел Үзән»нең нәшер ителүенә 30 ел тула.

Шушы матур юбилейны, әлбәттә инде, яраткан укучыларыбыз белән каршы алабыз.
Юбилейлы датаны билгеләү кысаларында, язылучыларыбыз арасында  өч номинациядән торган бәйге игълан итәбез:

✅1. «Рәсемнәремдә Каюм На­сыйри иҗаты һәм тормы­шы».
Әлеге номинация якташыбызның 200 еллык юбилее һәм 2025 – Яшел Үзән­дә Каюм Насыйри елы дип игълан ителү уңаеннан үткәрелә. Бөек мәгърифәтчене сез ничек күзаллыйсыз? Фантазиягезне эшкә җигәсез дә, иҗат дөньясына чумасыз. Рәсемнәрегездә галимне матбугат эшчәнлеге, ягъни «Яшел Үзән» газетасы белән бәйләп яктырту югары бәяләнә.

✅2. Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, «Ул минем өчен Герой» дигән номинациягә Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда һәм махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннар, туган­нарыгыз, якыннарыгыз ту­рында хат-хикәя юллый аласыз.

✅3. Районыбызның кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләрен барлау, баш­каларга да үрнәк итеп күрсәтү, гореф-гадәтләребезне саклау максатыннан оештырылган «Хезмәт төбе – хәзинә» дип исемләнгән номинациябез күпләрнең күңеленә хуш килер. Табигый материалдан көндәлек куллану әйберләре, чиккән сөлгеләр, калфаклар... Кыскасы, тимердән ясыйсызмы, кәгазьдән, әллә пыяладанмы, монысы сезнең ихтыярда. «Яшел Үзән»нең юбилеена бү­ләк булсын әле дип, ты­рышсагыз, һичшиксез, җиңүчеләр рәтендә булырсыз.

📝Гаризалар кабул итәбез!

Бәйгегә җибәрелгән эшләрдән күргәзмә оештырылачак һәм, әлбәттә, җиңүчеләрне саллы бүләкләребез көтә. Беренче номинациядә җиңүчегә – планшет, җанны әрнетерлек итеп оста хат-хикәя язучыга – триммер, ә алтын куллы якташыбызга электр пычкысы тапшырачакбыз.

📨Эшләрегезне августка кадәр yashel_uzen@mail.ru электрон почтасына яки
☎️8 927 413-83-43 ватсап номерына юллый аласыз. Бәйгеләребездә актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев