Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

ЮЛЛАР, ЮЛЛАР – ЮКСЫНА СЕЗНЕ АВЫЛЛАР

Әгәр авылларга хәтле һәм авыл эчендәге урамнарда асфальт юллар төзелеп куелса, халыкны борчыган иң авыр мәсьәлә хәл ителер иде. Узган атнада Өтәшкә һәм Мулла Иле авыллары җирлекләрендә үткән җыеннарда халык тарафыннан әйтелгән төп фикер иде бу. Ихтимал, моны замана шаукымына гына сылтарга теләүчеләр дә табылыр: һәркемдә машина хәзер - аларга...

Әгәр авылларга хәтле һәм авыл эчендәге урамнарда асфальт юллар төзелеп куелса, халыкны борчыган иң авыр мәсьәлә хәл ителер иде. Узган атнада Өтәшкә һәм Мулла Иле авыллары җирлекләрендә үткән җыеннарда халык тарафыннан әйтелгән төп фикер иде бу. Ихтимал, моны замана шаукымына гына сылтарга теләүчеләр дә табылыр: һәркемдә машина хәзер - аларга юл кирәк, янәсе... Билгеле, мондый теләк тә урынлы, әмма бу авылларда яшәүчеләрнең күбесе лаеклы ялга чыккан өлкән яшьтәге кешеләр икәнлеген дә онытмыйк. Язгы-көзге өзеклекләрдә аларның тормыш шартлары аеруча катлауланып китә. Әйтик, чирләп киткән кеше яшәгән урамга «Ашыгыч ярдәм» машинасының да керә алмавы җитди уйланырлык хәл.

ӨТӘШКӘ
Бузай, Өтәшкә, Өтәк, Кече Өтәк, Салатчы, Гөбенә станциясе авыллары урнашкан җирлектә юл мәсьәләсе бигрәк тә мөһим. Язгы ташу вакытларында еш кына авыл аралары йөри алмаслык хәлгә җитә икән. Җыенда чыгыш ясаган җирлек башлыгы Николай Тухтаркин китергән мәгълүматларга караганда, әлеге авылларда җәмгысы 455 кеше яшәсә, пенсия яшендәгеләр - 195 кеше. Шулардан, 46 кеше - тыл хезмәткәре. Мөхтәрәм өлкәннәргә игътибар өзелмәсен иде.
Билгеле, мондый шартларда балаларны укырга йөртүе дә кыен. Башлык бер мисал китерде. Өтәк авылында яшәүче Балашов фамилияле бала Владимир Путин белән туры элемтә вакытында, Федерация җитәкчесе белән сөйләшеп, укырга 12 чакрым җәяү йөрүен әйтә һәм үзләре авылыннан мәктәпкә кадәр юл салуны үтенә. Шулай итеп, биредәге мәсьәлә үзәккә дә мәгълүм. Ярдәме тисен иде инде, әлбәттә.
2012 елда авылларга юл салу программасы буенча районга барлыгы 433 миллион сум акча каралса, шуның 65 миллионы Өтәккә кадәр юл төзүгә тотылачак. Николай Тухтаркин бу юлны авыл читендә генә туктатмыйча мәктәпкә кадәр җиткерүне үтенде.
Җирлек башлыгы әйтүенчә, авыллар ерак урнашсалар да, анда яшәүчеләргә социаль яклау чаралары барысы да үтәлә. Пенсия вакытында түләнелә, һәр авыл белән ныклы элемтә чарасы урнаштырылган. Медицина хезмәткәрләре тәҗрибәле, аларның эшләреннән халык канәгать. Узган елда сугышта катнашкан Анна Аллашеваның, сугыш вакытында тол калган Бәдерниса Миңнуллинаның һәм Зөһрә Мифтахетдинованың торак йортлары төзекләндерелгән.
Заманадан калышырга теләмәүчеләргә дә уңайлык бар хәзер: Өтәшкәдә интернетка чыгу өчен махсус элемтә чарасы булдырылган.
Әйтергә кирәк, җирлекнең 68,7% дотациядә утыруы да уйланырлык. Эшли алырлык кешенең күбесе читтә хезмәт куя, шуңа күрә салымнар да авылда калмый. Ни кызганыч, биредәге уңайлы табигать шартларыннан файдаланырга теләүчеләр аз икән. Зөя буендагы шушы алты авылда яшәүчеләр узган ел нибары 142 тонна сөт тапшыра алганнар. Дөрес, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр шактый: барлыгы 400 умарта исәпләнелә анда.
Җыенда халык алдында чыгыш ясаган Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин да халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсенә зур игътибар бирде. Эшсезлек бөтен районны борчырлык афәт кебек хәзер. Авылларда гаилә фермаларын булдыру - шуннан чыгу юлының иң уңайлысы. Авыл кешесенең кулыннан килгән эш бу. Шулай ук дәүләт тә ярдәм күрсәтеп тора. Идел буенда - Свияжск янында башланган зур төзелеш өметләр уята. Гомумән, районның киләчәге өметсез түгел. Мисалга, «Яңа Тура технополисы» дип аталган яңа проект шушы көннәрдә генә президент тарафыннан расланды. Бу - гаять зур проект, анда 20 меңгә якын кеше эш таба алачак. Шулай ук, «Магнит» сәүдә челтәренең дә яңа «Тарату үзәге» Яшел Үзәндә төзеләчәк. Проект расланды. Анда 1500 кешегә эш урыны булачак.

МУЛЛА ИЛЕ
Мулла Иле җирлегенең хәле күпкә җиңелрәк. Олы юллар белән тоташтыручы асфальт юл авылларга кадәр килеп җиткән. Әмма үзәнлектә урнашкан Мулла Иленең урамнары мактанырлык түгел. Халыкның борчылуы урынлы. Кара туфраклы урам юллары, күп урында, яз килеп җитүгә үтә алмаслык баткаклыкка әйләнә. Шунда балаларны ничек укырга йөртергә соң? Күпләр өчен көн дә баш авырттыра торган сорау бу.
Мәдәният йортында узган җыенда авыл халкы биргән сорауларның иң борчулысы шул булды дисәк тә, ялгышмабыз. Район җитәкчелеге вәкиле - Яшел Үзән муниципаль район Советы рәисе урынбасары Венера Рәхимованы халык игътибар белән тыңлады. Районның бөтен авылларда берьюлы юллар салу мөмкинлеге юк. Шуңа күрә өлешләп эшләнелә бу эш. Башта авылларга кадәрле юлларны торгызу максат итеп куелган. Узган ел 220 миллион сумлык төзелеш эше башкарылган. Мулла Илендә дәүләт ярдәме белән авыл тирәли дамба төзелгән. Республикадагы «Чиста су» программасы буенча яңа су башнясы да торгызылган монда. Мәктәп бинасы сатылмаган. Бүгенге көндә, 320 укучыга исәпләнелгән мәктәптә 62 бала гына белем ала. Бинаның бер өлеше балалар бакчасы итеп үзгәртелгән. Шулай итеп, мәктәп бинасын чит кулга күчерү мөмкинлеге киселгән.
Җыенда Мулла Иле җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев исәп-хисап тотты. Зур Өтәк авылы да кергән бу җирлектә 362 хуҗалык бар һәм анда 864 кеше яши. Биредә яшәүче халык җирнең иң төп байлык булуын аңлап эш йөртә. Халык нигездә терлек асрый. Күп кеше дүртәр сыер тота. Авылда рәсми рәвештә теркәлгән 8 фермер бар. Узган ел терлекләр саны кимемәгән. Зур тырышлык нәтиҗәсе бу. Җирлек буенча 2011 елда барлыгы 355 тонна сөт җыелган булуы да биредәге халыкның уңганлыгын күрсәтеп тора. Мулла Иле урнашкан матур җирнең бар мөмкинлекләре дә файдаланылмый әле, дип белдерде башлык. Әйтик, авыл читендәге мул сулы күлләр каз-үрдәкләрне күпләп үстерергә мөмкинлек бирсә дә, бу эшкә ныклап тотынучы юк икән биредә.
Җирлек башлыгы артыннан мәктәп директоры, мәдәният йорты директоры, фельдшерлык пункты җитәкчесе һәм участковый чыгыш ясады. Шунда фельдшерлык пункты урнашкан бинаның тузган булуы һәм мәдәният йортының, мәктәп бинасының түбәләре искергән булулары әйтелде.
Җыенда авыл белән бәйләнеше булган төрле оешма вәкилләре дә катнашты. Тормышта килеп чыккан сорауларга төгәл җавап алырга мөмкин булды.
Беренче булып авылдагы ферма мөдиренә җавап тотарга туры килде.
- Сыерларны каплатырга фермага кертмиләр, нишләргә хәзер безгә? - дигән сорауга ул менә болай җавап бирде:
- Хуҗалык сыерларын фермадагы нәселле үгез белән каплатырга җирле үзидарә безнең белән килешү төзесә, бернинди дә тоткарлык булмаячак!
Җирлек башлыгы тиешле рәсми кәгазьне иртәгә үк язып бирәчәген әйтте.
Яшьләрдән мондый сорау булды:
- Нигә мәдәният йорты иртә ябыла?
Аларга аңлатманы участковый бирде:
- Ул канунга карап ябыла. Мәгълүм булганча, 18 яшькә кадәрле яшүсмерләр кичке сәгать уннан да калмый өйләрендә булырга тиешләр. Әгәр мөдир мәдәният йортын вакытында япмаса, аның тарафыннан закон бозу булып чыга бу. Канун таләбе шундый катгый, егетләр!
Халык ихаталарда тупланып торган чүп-чарның авыл буенча җыелмавына борчылуын белдерде:
- Авылыбыз чите, юл буйлары чүпкә бата инде - нишләп бу эш оештырылмый соң?
Бу сорауга Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы вәкиле җавап бирде.
- Без Мулла Иле җирлегендә яшәүчеләренә андый хезмәтне күрсәтергә әзер. Шуны оештыру максатыннан чыгып, хуҗалыкларга килешү төзергә тәкъдим иттек. Әмма хуҗалыкларның 47 проценты гына безнең шартларга риза булуын белдерде. Калган 53 проценты килешү төземәде. Болай ярты-йортыга йөрү безгә файдалы түгел! - дип аңлатты үзләренең ни өчен бу эшкә алынмауларын.
Биредә чүп түгү - «чүп» мәсьәлә дәрәҗәсендә генә түгел икән инде. Район Советы рәисе урынбасары Венера Рәхимова бу мәсьәлә буенча җирлек башлыгына аерым күрсәтмә бирде.
- Авылны һәм тирә-юньне ямьсезли торган бу кырын күренештән котылу өчен Норлат МПП ЖКХсы белән бергә тарифларны карап чыгыгыз. Ә инде авыл читен һәм юл буйларын чүпләүчеләргә канун буенча чаралар күрергә кирәк! - диде ул.
Җыенга килгән халык яңа мәчет төзүдә килеп чыккан сорауларны да күтәрде. Авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев бу мәсьәләне башка көнне махсус җыелып хәл итәргә тәкъдим итте. Җыен шуның белән тәмам булды.
Урысбага
Көн салкын булуга карамастан, шактый кеше җыелган иде. Җыелышта район Советы рәисе урынбасары Венера Рәхимова, шул җирлектән депутат, Яшел Үзән муниципаль районының баш врачы Илгиз Һидиятов һәм башка җитәкчеләр катнашты.
Урысбага авыл җирлеген җитәкләүче Наил Гатауллин һәр елдагыча үзенең эшләгән эшләренә хисап тотты. Түбән Урысбага җирлегенә караган авылларда, 200 кеше яши, быел 18 үлем-китем очрагы теркәлгән, ике бала туган. Мәктәптә 33 бала укый, элемтә хезмәткәрләре өзеклексез эшләп тора, халык элемтә хезмәтеннән канәгать. 9 Май бәйрәмнәре, сабантуйлар, Габдулла Тукайга багышланган бәйрәмнәр үз вакытында шаулап-гөрләп узып киткән. Һәр тиеннең кая киткәнен, ничек тотылганын аңлатып үтте башлык.
Шушы җирлектән сайланган район Советы депутаты, районның баш табибы Илгиз Һидиятов районда ФАПларның торышы, Норлат хастаханәсенең хәле турында халыкка җиткерде.
Муниципаль район Советы рәисе урынбасары Венера Рәхимова чыгышларны йомгаклап, җирлекнең бюджетына караган акчаларны һәрвакытта халык алдында бик тәфсилләп аңлатырга кирәген, гаилә фермалары оештыруда җирлекнең сүлпән катнашуын әйтеп узды.
Күп авыллардагы кебек үк монда да юлсызлык, су мәсьәләсен күтәреп чыктылар. Су мәсьәләсендә бернинди дә борчылу булырга тиеш түгел, бу пробле маны хәл итү өстендә эшлибез, диде башлык. Кече Ачасырга юл юклыгы, шуның аркасында кибет тоткарлануы, юлы кардан чистартылган булса - кибете, кибете булса, юлы булмавы халыкны борчый. Шулай да, башлык юлны чистартабыз, кибетен дә вакытында җибәрергә тырышабыз, диде.
Түзем авыл халкы, аңарга күп тә кирәкми. Юлы булса, суы булса, терлек асрарга мөмкинлек бирсәләр, булганына шөкер итеп яшәргә күнеккән алар. Шәһәр кешесе кебек, түбәдән су үтә, яки йорт ремонтлыйсы бар дип бервакытта да зарланмыйлар. Түбәдән үтсә, үзе ямый, өендә җылыткычы җылытмаса, үзе ясый, читтән бер ярдәм дә көтеп ятмый. Татар халкын милләт буларак саклап торучылар да авыл халкы. Димәк, без авылларга игътибарны тагын да арттырырга, аларга һәрдаим ярдәм итәргә тырышырга тиешбез...
Ильяс САЛИХҖАН

И.Илгиз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250