Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Яшел Үзән районында орлыкчылык өлкәсендә хилафлыклар ачыкланган

"Авангард" ябык акционерлык җәмгыятендә аны ТР буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре ачыклаган. Күзәтчелек чаралары ачыклаганча, барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә норматив документларга ярашлы чәчүлек орлык кулланмый. Яшел Үзән районында эшләп килүче "Авангард" хуҗалыгы шундыйлар рәтендә. Идарә инспекторларына 2014 ел уңышы өчен салынырга тиешле чәчүлек орылыкларның сортлары һәм сыйфатын...

"Авангард" ябык акционерлык җәмгыятендә аны ТР буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре ачыклаган. Күзәтчелек чаралары ачыклаганча, барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә норматив документларга ярашлы чәчүлек орлык кулланмый. Яшел Үзән районында эшләп килүче "Авангард" хуҗалыгы шундыйлар рәтендә.

Идарә инспекторларына 2014 ел уңышы өчен салынырга тиешле чәчүлек орылыкларның сортлары һәм сыйфатын раслаучы тиешле документлар күрсәтелмәгән. Алар арпа орлыгын да чәчүлек сыйфатын раслаучы документлардан тыш башка хуҗалыктан сатып алган булган.

Моның өчен юридик зат булып исәпләнгән "Авангард" ябык акционерлык җәмгыяте административ җаваплылыкка һәм штрафка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев