Яхшы уңыш эшче кулында
Районның авыл җирлеге башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган семинар-киңәшмәдә катнашты. «ТР агро-сәнәгать комплексының 2012 ел эш нәтиҗәләре һәм алда торган язгы кыр эшләренә әзерләнү мәсьәләләре» дип аталган бу әһәмиятле чара Питрәч районында үткәрелде. Республикабыз җирендә барган эшләр белән танышып тору кирәкле...
Районның авыл җирлеге башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган семинар-киңәшмәдә катнашты. «ТР агро-сәнәгать комплексының 2012 ел эш нәтиҗәләре һәм алда торган язгы кыр эшләренә әзерләнү мәсьәләләре» дип аталган бу әһәмиятле чара Питрәч районында үткәрелде.
Республикабыз җирендә барган эшләр белән танышып тору кирәкле шәй, билгеле. Узган елда һава шартларының әйбәт булмавы бигрәк тә игенчелеккә сукты. Шуңа күрә республиканың авыл хуҗалыгы тармагы җитештергән продукция күләме аннан алдагы елгыдан 6,9 процентка кимрәк булды. Аерым алганда, бөртеклеләр - 2990,5 мең тонна (38,6 процентка кимрәк), сөт - 1888,4мең тонна (2,3 процентка кимрәк), йомырка - 1121,1 млн данә (2,2 процентка кимрәк), бәрәңге - 1376,4 мең тонна (1,2 процентка кимрәк) җитештерелде. Шул ук вакытта, дәүләтнең авыл хуҗалыкларына күрсәткән ярдәме 6,2 процентка артты һәм 22,2 млрд сумга җитте.
Семинарда казна биргән акчаны дөрес куллану үрнәкләре күрсәтелде. Менә җаваплылыгы чикләнгән «Ак Барс - Питрәч» җәмгыятенең уңышларына һәркем дә кызыгырлык. Дәүләт ярдәме белән төзелгән өр-яңа терлекчелек комплексында эш уңышлы оештырылган: узган ел бер сыердан 5366 кг сөт савып, тулаем 3,3 тонна сөт җитештерелгән анда.
Район делегациясе Олы Бутырка авылында урнашкан Фәсхетдиновларның гаилә фермасы белән дә танышты. Илле баш савым сыер өчен төзелгән яңа корылманы кунакларга күрсәтергә дә була билгеле. Төзелеш һәм аны җиһазландыру эшләре 8 миллион сумга төшкән. Банк кредиты процентын түләүдә дәүләт булышса да, Фәсхетдиновлар үзләре әзердән-бәзерне көтеп утырмыйлар икән. Бурычны вакытында түләп бару өчен узган елда 300 баш каз һәм 500 баш тавык үстереп сатканнар. Фәсхетдиновларның тырышлыгына сокланмый мөмкинме соң!
Киңәшмәдә гаилә фермаларында һәм зур комплексларда эшне оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Авыл хуҗалыгында эшнең уңышлы баруы, ахыр чиктә, хезмәтне дөрес оештырудан бәйле. Министрлык белгечләре Кукмара районындагы Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында эшнең ничек оештырылуы турында тәфсилләп сөйләделәр. Әлеге дә баягы хезмәт хакына килгәндә, хуҗалыкта эшләүче белгечләр дә, сыер савучылар да хезмәт нәтиҗәсенә карап ала акчаны. Әйтик, сыер савучыга, бер сыердан 15 кг сөт сауса - 10 процент, 17 кг сауса - 20 процент, һәм 19-20 кг сауса - 30 процент премия бирелә. Кызыксынып эшләгәч нәтиҗәсе дә әйбәт: узган ел һәр сыердан 7850 кг сөт савып алганнар анда. Вахитовлылар кулланган түләү алымының дөреслеген башка күрсәткечләре дә раслый. Эшнең икътисади нигезен төгәл исәпләп алып барганда гына уңышка ирешергә мөмкин. Район хуҗалыклары белгечләре һәм җитәкчеләре, Кукмара районына барып, Вахитов исемендәге кооперативта эш оештыру тәртибен җентекләп өйрәнсәләр, һичшиксез, файдалы булыр иде.
Әлеге семинарда Питрәч районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә техниканы һәм орлыкларны ничек әзерләвен дә күрергә мөмкин булды. Биредә орлыкларны җылытып чәчеп тә уңышны күтәрүләрен әйттеләр. Белгечләр исәпләвенчә, уңышны 2,5 ц/га арттырырга мөмкинлек бирә икән әлеге яңалык. Гомумән, өйрәнердәй, үрнәк алырдай эшләр байтак күрсәтелде республика семинар-киңәшмәсендә.
Ильяс САЛИХҖАН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев