Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

«Тау Иле»ндә сыер савучылар җитешми

Яллар беткәч, районыбыз авылларында эшен оештырган хуҗалыкларның хәлләрен белешергә булдык. Кыш уртасында кайсы тармакта киеренке эш бара? Терлекчелектә, билгеле. Без «Тау Иле» кооператив хуҗалыгына юл тоттык.

«Тау Иле» хуҗалыгына беренче баруыбыз гына түгел безнең, газета укучыларыбызны да андагы яңалыклар белән даими таныштырып торабыз. Сөт җитештереп көн күрә ул хуҗалык. Елы ничек кенә килмәсен, савым сыерларын 150 баштан киметмәскә тырышалар. Кая киметү, өмете зурдан икән хуҗалык рәисе Әмир Заһидуллинның.

- Әле арттырыр идем сыерларны! - дип белдерде ул очрашып күрешкәч.

- Сез инде исәп-хисап ясагансыздыр: мал азыгы - җитәрлек, ферма биналарында да хайваннар саны артса, кысан булмас. Ә нәрсә тота соң?

- Әйе шул: печәнен дә, фуражын да мул итеп әзерләдек, фермаларыбыз да иркен... Сыерларны бик ишәйтер идем дә, эшләргә кеше җитми, сыер савучы кирәк. Аларны каян алырга соң? - дип аптыраткан мәсьәләсен сөйләп алды рәис.

Эшчеләргә кытлык кичерүче бер «Тау Иле» генә түгел, билгеле. Район авылларында кеше кими, шуның нәтиҗәсендә сыер савучыларны да, кем әйтмешли, көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый хәзер. Шуңа күрә:

- Әмир Мәхмүтович, кеше чакырыр­лык булгач, эшләрегез әйбәт бара димәк? - дип сүзебезне икенчегә бордык.

- Аллаһка шөкер, менә бу атнада декабрь аеның хезмәт хакын таратып бетерәбез, яңа ел алдыннан аванс биргән идек инде. Шулай итеп, 2014 елны түгәрәклибез.

- Белгәнебезчә, сыер сөте - хуҗалыгыгызның төп продукты, шуны җитештерүдә һәм сатуда кыен­лыклар юкмы соң?

- Әлегә борчылырга урын юк. Сөт - сыерның телендә, диләр. Без яхшы ашатабыз һәм малларны тәрбияләү эше дә тәҗрибәле ветврачыбыз Рөстәм Габидуллин җитәкчелегендә алып барыла. Шуңа күрә дип әйтә алам: сыерларыбыз биргән сөтнең майлылыгы 3,8%тан төшми. Мактана дип уйламагыз, сөтебез әйбәт булгач, литрын 21 сумнан алулары да сөенечле хәл бит.

- Авылга килгәндә фермагызда чана җиккән атлар күрдек...

- Бахбайларыбыз мал карауда төп көч безнең. Фермада дүрт ат тотабыз. Фәрит Гафиатуллин, Габбас Ишмөхәммәтов, Гали Шәйхетдинов, Петр Федоров атлар җигеп сыерларга фуражын -көрпәсен ташыйлар, аннары тирес чыгаралар.

- Ат белән мавыгып техниканы онытмыйсызмы соң?

- Һәр нәрсәнең үз урыны бит. Андый хайваннар да кирәк. Әлбәттә, техникасы да. Мисалга, тирес чыгаруны механикалаштырып бетереп киләбез. Узган ел, 40/60 дип йөртелгән ташламалы программа буенча, 2 транспортер алдык. Шул ук чара буенча яңа тегермән, ургыч, сабан да алып кайттык. Барлыгы 900 мең сумга чыкты яңа җиһазлар һәм дәүләт шуңа киткән акчаның кырык процентын кайтарды да инде. Без тагын лизинг-грант буенча яңа трактор алган идек, чыгымның 300 мең сумы да кире үзебезгә күчерелде. Гомумән, узган елда дәүләт ярдәме белән ярыйсы гына баеп калдык.

- Эшчеләр җитми дип аптырап калмагансыз, киләчәгегезне өметле итәргә тырышасыз икән, уңышлар телибез сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев