Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Сөтнең тәме – печәннән

Район хуҗалыклары кышка печән әзерләүне уңышлы дәвам итә. Күпьеллык үләннәрдән сенаж салуга аеруча зур игътибар бирелә. Сыер өчен файдалы матдәләр анда кыш буена яхшы саклана. Сыерның сөте - телендә, дигән гыйбарә бервакытта да әһәмиятен югалтмас, ахры. Малны әйбәт ашатканда гына сөтне мул бирәчәген һәркем дә белә инде. Шуңа күрә җәйге...


Район хуҗалыклары кышка печән әзерләүне уңышлы дәвам итә. Күпьеллык үләннәрдән сенаж салуга аеруча зур игътибар бирелә. Сыер өчен файдалы матдәләр анда кыш буена яхшы саклана.

Сыерның сөте - телендә, дигән гыйбарә бервакытта да әһәмиятен югалтмас, ахры. Малны әйбәт ашатканда гына сөтне мул бирәчәген һәркем дә белә инде. Шуңа күрә җәйге матур көннәрдә, җәһәтрәк эшләп, печәнне күпләп җыеп алырга тырышырга кирәк. Заманына күрә таләбе дигәндәй, хәзер кулланучы, беренче чиратта, сөтнең тәменә, ягъни сыйфатына каравын да искәртергә кирәк биредә. Сөт, сөт өсте, каймак, катык һәм сөттән ясалган башка ризыкларның бәрәкәтле ризык булуын тели ул. Боларның тиешле стандарт дәрәҗәсендә булуы да, әлеге дә баягы, сыерны нинди ризык белән ашатудан тора. Моның өчен сенаж салу, печән әзерләү кебек эшләрне мөмкин кадәр кыска тотарга тиеш авыл хезмәтчәннәре.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 4 июльгә район хуҗалыклары җәмгысы 36500 тонна сенаж салган һәм 4300 тонна печән эскертләгән. Барлыгы 91239 килограмм сөт җитештергән.
Сөт җитештерү буенча «Овощевод» күмәк хуҗалыгы терлекчеләре бигрәк тә осталык күрсәтә. Бер сыердан 14,9 килограмм сөт савалар анда. Районда иң зур күрсәткеч бу. «Красный Восток»-Агро» акционерлык җәмгыяте аннан шактый калыша: аларның күрсәткече 13,3 килограммга тиңләнә.
«Табигать байлыгы» унитар предприятиесенеке - 13,1, «Авангард» акционерлык җәмгыятенеке 12 килограмм. Алда әйткәнебезчә, хуҗалыклар сөтне күп итеп җитештерү белән бергә аның сыйфатына да игътибарлы булырга тиеш. Бусы - кулланучы таләбе, ә кулланучы һәрвакыт хаклы.
Җәй - мул сөт чоры. Хуҗалык җитәкчеләре дә, терлекчелек тармагында эшләүче бүтән хезмәткәрләр дә кояшлы җәйге көннәрнең кадереп белеп, аннан мөмкин булган кадәр оста файдаланып калырга, сөтне мул итеп җитештерү өчен, бөтен көчне куярга тиеш. Продукция мулдан җитештерелсә, сөт комбинатларына эш тә була, сатып алучыларга тәмле һәм файдалы ризык та. Мул сөт - ике як өчен дә файдалы, шуңа күрә мөмкинлекне кулдан ычкындырмау хәерле.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X