Ел башында район хуҗалыкларының күбесе сөт җитештерүне арттырдылар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча район хуҗалыклары 1 февральгә барлыгы 23891 центнер сөт сауганнар. Узган елгыдан күтәрелеш 108 процент тәшкил итә. Хуҗалыклар арасында алга китүчеләр: "Табигать байлыгы" (138%), "Тау Иле" (118%), "КВ Агро ЗФ" (110%), "Күгәй" (108%). Ә инде "Овощевод" һәм "Авангард" хуҗалыкларына алдынгылардан үрнәк алырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев