Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

СӨТ МУЛДАН БУЛЫР ЧАК

Җәй җитүен маллар да көтеп ала кебек. Бигрәк тә савым сыерларыннан күрергә була моны. Сөт бирүне бермә-бер арттыра малкайлар. «Овощевод» күмәк хуҗалыгында, бүгенге көндә, бер сыердан 18,5(!) кг сөт савып алалар. Районда иң алдынгы хуҗалык бу. Узган елгы белән чагыштырганда да үсеш бар - 0,3 кг га артыграк сава быел....

Җәй җитүен маллар да көтеп ала кебек. Бигрәк тә савым сыерларыннан күрергә була моны. Сөт бирүне бермә-бер арттыра малкайлар.
«Овощевод» күмәк хуҗалыгында, бүгенге көндә, бер сыердан 18,5(!) кг сөт савып алалар. Районда иң алдынгы хуҗалык бу. Узган елгы белән чагыштырганда да үсеш бар - 0,3 кг га артыграк сава быел. Димәк, биредә эшләр даими төстә әйбәт бара.
Аннан кала «Табигать байлыгы» хуҗалыгын әйтергә кирәк. Узган ел ул бу вакытта бер сыердан 12,7 кг сөт алса, быел - 14,2 кг. Монда да җитди оештырганнар бу тармактагы хезмәтне.
Быел бер сыердан «Авангард» акционерлык җәмгыяте - 12,7 , «Татплодоовощпром» акционерлык җәмгыяте - 11,5 , «Абзалов» күмәк хуҗалыгы 7,9 кг сөт алып, 2011 елгы күрсәткечләрен яхшыртканнар.
Вакыт көтеп тормый, печән өсте дә җитеп килә әнә. Соңармаска кирәк. Менә «Красный Восток - Агро» акционерлык җәмгыяте печән чабуны башлап җибәргән бит. Бүгенге көндә җәмгыять 600 тонна печән әзерләп өлгергән инде.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев