Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Һәр хуҗалыкка да ярдәм булыр

Дәүләт иген игеп, терлек асрап көн күрүче хуҗалыкларга һәм гаилә фермасы корган аерым кешеләргә булышырга әзер. Әмма ул хезмәт нәтиҗәләренә карап күрсәтеләчәк. Язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләләренә багышланган видеоконференциядә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов быел дәүләт ярдәменең ни рәвешле оештырылуы турында җентекләп сөйләде. Беренче итеп, савым сыер асрап...

Дәүләт иген игеп, терлек асрап көн күрүче хуҗалыкларга һәм гаилә фермасы корган аерым кешеләргә булышырга әзер. Әмма ул хезмәт нәтиҗәләренә карап күрсәтеләчәк.
Язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләләренә багышланган видеоконференциядә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов быел дәүләт ярдәменең ни рәвешле оештырылуы турында җентекләп сөйләде. Беренче итеп, савым сыер асрап сөт җитештерүчеләргә кагылышлысын әйтик. Узган ел сөт бәясе төшкән җәйге айларда акчалата ярдәм сыер санына карап бирелгән иде. Быел исә, субсидия сыйфатлы сөт җитештерүчеләргә генә биреләчәк. Бу чарага 638 млн. сум - РФ һәм 500 млн. сум акча ТР казнасында каралган. Ә инде икенче һәм аннан да түбәнрәк категорияле сөт җитештерүчеләргә килгәндә, министр аларга да өметләрен өзмәскә кушты. Әлегә акчаның күләме һәм аны тапшыру алымы хәл ителеп бетмәгән, дип аңлатты Марат Готыф улы.
Игенчегә быел табигать шартлары уңай килә кебек. Һәрхәлдә, көзге уҗымнар яхшы кышлаган: тикшерелгән басу үсентеләрендә шикәр 20-25 процент тәшкил итә. Бу күрсәткеч 15 проценттан ким булмаска тиеш. Бөтен республика буенча югалту юк диярлек. Шулай ук, чәчү орлыклары да җитәрлек, хәтта, сатарга да мөмкинлегебез бар дип белдерде министр. Мөгаен, кыр техникасына кирәкле ягулык мәсьәләсен иң борчыган мәсьәлә дип әйтергә ярыйдыр. Илдә бензин-керосин күп җитештерелә, кытлык юк аларга. Әмма аның бәясе дә тотып булмастай тиз үсә шул. Бу юнәлештә дәүләт ярдәме 42 млрд. сум булыр дип көтелә. Безнең банкларны да тыйнак дип әйтеп булмый, аларның кредит процентлары югары. Иң түбән исәпләнгән «Россельхозбанк»ныкы да 9,5 процент. Чит илдә ул 2-3 проценттан артык түгел, югыйсә. Узган ел дәүләт ярдәменең 11 млрд. сумы менә шул процентларны капларга киткән икән.
Кыенлыклар хәл ителер, быел ашлык уңышы да яхшы булыр дип фаразлый алабыз, дип белдерде министр.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X