Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Печән чабарга әзерләнергә вакыт

Өлгер хуҗалыклар печән өстенә әзерләнә башлады. Эшне кызу тотарга кирәклеген яхшы белә алар. Татарстан җөмһүриятенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да чапкыч һәм печән җыйгычы кебек барча техниканы 28 майга әзерләп бетерүне бурыч итеп куя. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре хуҗалыклардагы эшне даими тикшереп торачак. Печән кышлауга кирәк булса, хәзерге...

Өлгер хуҗалыклар печән өстенә әзерләнә башлады. Эшне кызу тотарга кирәклеген яхшы белә алар. Татарстан җөмһүриятенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да чапкыч һәм печән җыйгычы кебек барча техниканы 28 майга әзерләп бетерүне бурыч итеп куя. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре хуҗалыклардагы эшне даими тикшереп торачак.
Печән кышлауга кирәк булса, хәзерге вакытта маллар җәйләүгә чыгарылган. Район буенча җәмгысы 8650 баш мөгезле эре терлек 31 җәйге лагерьда тотыла. Терлекчелек комплексындагы маллар исә (барлыгы 15150 баш), иреккә чыгарылмыйча, даими технология буенча ашатыла.
Игенчеләрнең дә эшләре һавадан бәйле. Җирнең дымлылыгы төрлечә булу сәбәпле, чәчүне дә берьюлы төгәлләп булмый. Бүгенге көндә бөртекле культуралар 9269 гектар җирдә чәчелгән. Барлыгы 24685 центнер орлык, фунгицидлар белән тиешенчә эшкәртелеп, җир куенына салынды. Шуның белән бергә җирдә чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы чаралар да үткәрелә башлады. Җыеп кына әйткәндә, хуҗалыклар иртә культураларны һәм мал ризыклары культураларын чәчүне төгәлләделәр.
Ильяс САЛИХҖАН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X