Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Мулла абзый урамында

Без, татарлар, соңгы елларда үзебезне күккә чөеп мактый башласак та, җитешсез яклар барын да онытырга ярамый. Әйтик, безгә хас әйберләрдән - бер-береңнән көнләшү, әрләнү һәм башка шундый гамәлләр бар. Тагын яһүд, Кавказ халыклары кебек, бердәмлек җитеп бетми безнең халыкка. Битарафлык та безгә чит түгел. «Күршене генә кыйныйлар, миңа тимиләр бит...

Без, татарлар, соңгы елларда үзебезне күккә чөеп мактый башласак та, җитешсез яклар барын да онытырга ярамый.

Әйтик, безгә хас әйберләрдән - бер-береңнән көнләшү, әрләнү һәм башка шундый гамәлләр бар. Тагын яһүд, Кавказ халыклары кебек, бердәмлек җитеп бетми безнең халыкка. Битарафлык та безгә чит түгел. «Күршене генә кыйныйлар, миңа тимиләр бит әле»,- дип уйлый кайберәүләр. Шуңа күрә газета битләрендә берәр гаиләне мактап язарга туры килгәндә, алдыңны-артыңны уйлап эш итәргә кирәк. Мин менә бу гаилә турында язарга утыргач, начар яклары юк микән дип, күңелемнән барлап чыктым һәм бер начар якларын да күрмәдем.
Әлфия апа белән Тәүфыйк абый Фаязовлар гаиләсе ул. Кызганычка, Тәүфыйк абый бу дөньядан иртәрәк китеп барды.
Ул үзе күп балалы Фаяз мулла һәм Җиһан абыстай гаиләсендә туып үскән. Шуңа да алар урамын Парк урамы булса да, Мулла абзый урамы дип йөртәләр. Алар бер-берсен ерактан эзләп йөрмәгәннәр. Әлфия апа да күрше урамда гына туып үскән кыз, бер-берсенә гашыйк булып, бергә тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы биш балалары туа: Рокыя, Фирдус, Рифкать, Рөстәм һәм Гөлнур. Тәүфыйк абый гомере буе механизатор булып эшләде, соңгы елларда фермада механик эшен башкарды. Ә Әлфия апа колхозның бригада эшләрен калдырмады. Үзләре дә авылдашларыбызга үрнәк гаилә булып яшәделәр, балаларын да акыллы, тәүфыйклы, ярдәмчел, үзләрен хөрмәт итеп торучы итеп үстерделәр. Шуңа күрә кияү-киленнәре дә үзләренә охшап килделәр. Ул балалар турында шундый мисал китерәсем килә. Әгәр алар берәр җирдән кайтып киләләр икән, юлда берәр кеше торса, машиналарын туктатып, исәнләшеп китәләр һәрвакытта да. Бу балаларда үзләрен зурга кую дигән нәрсә юк. Шәһәрдә яшәсәләр дә, әниләре янына бер генә атнада да кайтмый калганнары юк. Әлфия апага мондый мәрхәмәтле балалар үстерүе белән горурланырга була. Шуңа да бик рәхмәтле ул аларга. Авылыбызда мәчет төзүдә дә аларның хезмәте зур. Мәчетнең бинасын, мәдрәсәне һәм тагын бер бинаны кече улы Рөстәм үз куллары белән төзеде авыл халкы белән бергәләп. Матди яктан «Каздорстрой» җитәкчесе Равил Касыйм улы Гарипов ярдәм итсә, төзү эшләре белән Фирдус белән Рифкать Фаязовлар җитәкчелек итте. Ураза һәм Корбан гаетләрендә дә мәчетне шул Мулла абзый урамы егетләре тутыра. Спортта да сынатмадылар. Сабан туйларында бил алышып, мәйдан тоттылар. Менә шундый кешелекле, ярдәмчел һәм тыйнак Әлфия апа белән Тәүфыйкъ абый балалары. Ходай исәнлек-саулык бирсен аларга. Әлфия апаның үзенә дә. Киләчәк көннәрдә дә аларның мәрхәмәтен, ярдәмен тоеп, шатлыкларын уртаклашып яшәргә язсын сиңа, акъәби!
Фәндияр Гыйльманов.
Түбән Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев