Моңсу көзнең җырлы бәйрәме
Суыклар белән, карлар белән килеп җиткән көз уртасында нинди бәйрәм булырга мөмкин икән, дип аптыраучылар да табылуы ихтимал, әлбәттә. Укучыны тилмертмичә әйтик: авыл җирендә һәр көз дә үткәрелә торган каз өмәсе турында бара сүзебез. Каз өмәсе - халыкның менә шул шыксыз көннәрдә дә җырлый-җырлый бергә эшләп күңел ача торган бәйрәме...
Суыклар белән, карлар белән килеп җиткән көз уртасында нинди бәйрәм булырга мөмкин икән, дип аптыраучылар да табылуы ихтимал, әлбәттә.
Укучыны тилмертмичә әйтик: авыл җирендә һәр көз дә үткәрелә торган каз өмәсе турында бара сүзебез. Каз өмәсе - халыкның менә шул шыксыз көннәрдә дә җырлый-җырлый бергә эшләп күңел ача торган бәйрәме ул.
Әйе, хезмәт бәйрәме дияргә дә ярый аны. Инде бөтенләй төгәл итеп әйтсәк, каз өмәсе - уңган хатын-кызларыбызның олы бәйрәме ул. Хезмәттән курыкмый торган тырыш авыл хатыннарын аерым алып хөрмәтләвемә беркем дә каршы килмәс дип уйлыйм. Язын нәни бәбкәдән алып, көзге өмәгә хәтле карап үстерәләр бит алар казларны. Хәер, телефоннан кайсы авылга гына шалтыратсам да, каз асраучылар дип мөхтәрәм хуҗабикәләрнең исемнәрен әйттеләр. Шуларның кайберсе белән сөйләшеп тә алдым.
Татар Танае авылыннан Гөлназ Мирхәтуллина:
- Без быел 30 баш каз асрап үстердек. Токымы Линда дип атала. Бәбкәләрен Кукмарадан китергәннәр иде: 280 сумнан сатып алдык. Кошларны каравы таныш эш - ел да үстерәбез бит. Шуңа күрә кыен булды дип әйтә алмыйм. Сулык та якын - бакча артында гына күл бар безнең, җәй буе шунда йөзәләр казлар... Өмәне инде туганнар белән җыелып ясыйбыз, шәһәрдән апаларым да кайта. Эш урыны бар. Мунчаны җылытабыз да, йолку эшләрен шунда башкарабыз. Казларны салкын су белән чайкап элеп куйгач, табынга утырышабыз. Каз итеннән өчпочмаклар пешереп, чәйләр эчәбез. Җыелышып эшләве дә, бергә утыруы да бик күңелле була бездә. Әзер казларның бер өлешен - туганнарга өләшәбез, бер өлешен каклыйбыз. Теләгән кешегә сатып та бирәбез.
Кече Ачасыр авылыннан Гөлфия Җамалиева:
- Мин 21 каз карап үстердем. Бәбкәләрен Норлат базарыннан 320 сумнан алган идем. СөбханАллаһ, таза булып өлгерделәр: берсен суеп караган идек, биш кило чыкты. Сораучылар бар, сатып та бирермен, дип торам. Сатып алган ашамлыкларын капларга кирәк бит миңа. Казларны ел да алам, каравы авыр түгел. Ихатадан чыгармыйм мин аларны. Өй артында зур гына чокыр ясадык, су җибәргәч казлар шунда коена инде. Быел өмәгә җыела алмабыз кебек әле. Кирәк кадәр генә суеп, әкренләп эшләрбез дип торам.
Олы Ачасырда танышкан Әлфинур Миңнуллина да каз өмәсе үткәрергә җыена. Әле аңа бу көз бигрәк зур уңыш китергән: берьюлы ике бәйрәм уздырачак ул. Улы Илсур өйләнә аның. Казларны улының никахына әзерли дә инде. Казлары ишле булмаса да, - быел сигезен генә үстереп җиткерә алган - өмәне бар чараларын туры китереп ясаячак.
- Сеңлемне һәм берничә дус хатынны чакырам. Чын-чынлап бәйрәм ясыйбыз. Бергәләшеп җырлый-җырлый йолкыйбыз, аннары утырып чәй эчәбез. Чәйдән соң казларны чишмәгә чайкарга алып төшәбез. Су буеннан кайткач, каз итеннән токмачлы аш пешереп ашыйбыз. Бергә җыелып утыруы күңелле була, шатлыклы көнебез ул безнең, - дип таныштырды нияте белән Әлфинур.
Без каз бәбкәләрен кайдан алуын һәм аларны ничек карап үстерүен дә сораштык. Бәбкәләрне Чувашстандагы Шыгырдан авылыннан алып кайта икән.
- Аларны үстерүе кыен түгел анысы. Таныш эш бит: әни дә гомер буе казлар тота иде, аннары мин үзем дә ел да калдырмыйча асрыйм. Казларны карарга яратам, аларның тавышларын ишетүе дә рәхәт миңа. Казларым белән кайнашканда чирләрем, борчылуларым онытылып тора, - дип сөйләде Әлфинур.
Кайбер авылларда кеше үзләренең каз асрамауларын якында күл яисә инеш булмавын сәбәп итеп әйтәләр. Әлфинур да елга буена төшерми икән казларын. Өере белән йөргән этләр куркыта ди ул. Бәрәңге бакчасы башында кошларга махсус урын җайлаган: ашарларына да шунда сибә, зур-зур тагаракларга су да тутырып куя икән шунда. Карап үстергән казлар биш кило ярымга кадәр җитә ди. Сөбханаллаһ, хезмәте бәрәкәтле тырыш ханымның!
Без Әлфинурны казлары янәшәсендә фотога төшердек һәм аңа саулык, гаилә корырга җыенган улына бәхетләр теләп ихатасыннан чыктык.
Ильяс САЛИХҖАН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев