Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Мамадыш-Әкилгә – күпер, Татар Танаена дамба кирәк

Районда ел саен уздырыла торган халык җыеннары башланып китте. Старт 13 гыйнвар кичендә Мамадыш-Әкилдә бирелде. Авыл халкы белән очрашуга район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев һәм башка җитәкчеләр килгән иде.

Җыенга халык шактый җыелды. Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин авылдашлары алдында узган елга хисап тотты. Дүрт авылны берләштергән Мамадыш-Әкил авыл җирлегендә 1021 кеше яши. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар 44, шуларның 34е балалар бакчасына йөри.

Халык җыеннарында юллар төзү турында күп сөйләнә. Халыкның моң-зары урынлы. Узган ел Мамадыш-Әкилнең Тукай урамына - 500 м, Татар Танаеның Үзәк урамына 700 м вак таш җәелгән. Әле Кооператив урамына юл кирәклеге турында да сүз чыкты. Башкарган эшләр байтак анысы: Җәләли чишмәсе төзекләндерелгән, мәктәптә җылы бәдрәфләр ачылган, ишекләр алыштырылган. Тик алда торган проблемалар тагын да күбрәк. Һәм һәрбарчысын тормышка ашыру өчен акча кирәк. Мәсәлән, Мамадыш-Әкил мәдәният йортының тамаша залы икенче ел ябык тора икән. Чөнки ул авария хәлендә, шуңа да авыл халкы инде ике ел концерт-спектакльләр карый алмый. Мәдәният йортына капиталь ремонт кирәк. Татар Танаенда фельдшер-акушерлык пункты да бик беткән. Быел республика программасы буенча модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелергә тиеш.

Җәен мамадышлылар су җитмәүдән интегә. «Чиста су» федераль программасы буенча төзелгән яңа су башнялары язын эшли башларга тиеш. Шулай булгач, су мәсьәләсенә нокта куелыр дип ышаныйк.

- Татар Танае өчен зур проблема булып су басуга каршы дамба төзү тора. Ел саен Гөбенә елгасы ташып авылга керә, асфальт юл салынгач, су басу куркынычы тагын да арта, чөнки суүткәргеч торбаларның диаметры кечкенә һәм алар икәү генә. Шуңа да дамба төзелү бик мөһим. Быелга аны төзергә, проект-смета документларын эшләр өчен акча бүленеп бирелгән, әмма акча ике авылга җитәрлек түгел, районнан ярдәм кирәк, - дип сөйли авыл башлыгы.

Ә Мамадышка исә Гөбенә елгасы аша күпер салу хакында бик күп язылды да, сөйләнде дә. Әлегә бу сорау ачык һәм ничек булса да салу юлларын эзлиләр. Бер күңелле яңалык - җәйгә Татар Танае мәктәбе артында спорт мәйданчыгы төзеләчәк. 100 укучысы булган мәктәпкә әлеге мәйданчык бик тә кирәк. Һәм мондый күңелле яңалыклар тормышыбызда күбрәк булса икән.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев