Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Кырда да, спортта да сынатмыйлар

107нче һөнәри белем бирү училищесының Албаба филиалында зур спорт бәйрәме булып узды. Волейбол беренчелегендә 107нче училище, Албаба һәм Карагуҗа филиаллары, Норлат урта мәктәбе командалары көч сынашты. Булачак механизаторларның шушы ярышлары язгы кыр эшләре алдыннан үткәрелде. Гомумән алганда, ел саен безнең укучылар чәчүдә актив катнашып, үзләрен бары тик яхшы яктан гына...

107нче һөнәри белем бирү училищесының Албаба филиалында зур спорт бәйрәме булып узды. Волейбол беренчелегендә 107нче училище, Албаба һәм Карагуҗа филиаллары, Норлат урта мәктәбе командалары көч сынашты.

Булачак механизаторларның шушы ярышлары язгы кыр эшләре алдыннан үткәрелде. Гомумән алганда, ел саен безнең укучылар чәчүдә актив катнашып, үзләрен бары тик яхшы яктан гына таныталар.
107нче һөнәри белем бирү училищесының һәм Албаба филиалының җитәкчеләре Ф.Хаҗиев, Г.Яруллин укучылар арасында сәламәт яшәү образын пропагандалыйлар, бу яшьләрне урамның негатив йогынтысыннан саклау өчен бик мөһим.
Ярышлар кызу темпта барды. Дүрт команда да әзерлек белән килгән. Чемпионның кем булачагын соңгы минутлар хәл итте.
Чемпион исеменә Норлат урта мәктәбе командасы лаек булды. Аларның җиңүендә укучыларның гына түгел, тренерлары - Норлат урта мәктәбенең физик тәрбия бирү укытучысы Ю.Шәмсетдиновның да тырышлыгы зур. Бу матчтагы судья эшчәнлеге аны професиональ яктан да күрсәтте.
Албаба филиалы командасы да үзен көчле итеп танытты. Алар һәр очко өчен үзен-үзе аямыйча көрәшеп, һәм көндәшләренә бер шанс та калдырмыйча, II урынны яулады. III урынга 107нче һөнәр училищесы чыкты, ә карагуҗалылырга IV урын белән канәгатьләнергә туры килде.
Гомумән алганда, ярышлар оешкан төстә үтте. Һәр команда Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Киләчәктә дә мондый спорт ярышлары ешрак үткәрелсен иде. Спорт белән дус егетләребез туган ягыбыз кырларында да сынатмас, дигән өметтә калабыз.
Резедә Хөснетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев