Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Көтү куганда гына таралдык

Урам, урам, безнең урам, Безгә бәхет юраган. Әйдә, яшьти, уйна гармун - Бер әйләник урамнан, - дип җырлый Габделфәт Сафин. Мамадыш-Әкил авылының Татарстан урамы да, нәкъ җыр­дагыча, барлык балаларын үз кочагына алды. Эштән арыган халык, мәшәкатьләрен кырыйга куеп, түгәрәк, мул өстәл тирәсенә Урам көнен бәйрәм итәргә җыелды. Шунысы шатландыра: бәйрәмгә...

Урам, урам, безнең урам,
Безгә бәхет юраган.
Әйдә, яшьти, уйна гармун -
Бер әйләник урамнан,
- дип җырлый Габделфәт Сафин.
Мамадыш-Әкил авылының Татарстан урамы да, нәкъ җыр­дагыча, барлык балаларын үз кочагына алды. Эштән арыган халык, мәшәкатьләрен кырыйга куеп, түгәрәк, мул өстәл тирәсенә Урам көнен бәйрәм итәргә җыелды. Шунысы шатландыра: бәйрәмгә яшьләр генә түгел, ак яулыклы әбиләр дә, түбәтәйле бабайлар да килгән иде.
Кичә шушы урамда туган, яшәгән, хәзер инде бакыйлыкка күчкәннәрне искә алып, дога белән башланып китте.
Илсөяр Хәмидуллина учакта бик тәмле итеп уха пешерде. Аннан ерак түгел ялтырап торган самоварлар җырлап торды. Бәйрәм җыр, бию, уен, көлке белән үрелеп барды. Бәйрәмне оештыру һәм үткәрү турында авыл мәдәният йорты директоры Альберт Галиев болай диде: «Без бу бәйрәмне күптәннән оештырырга теләгән идек инде. Вакыты гына табылмады. Быел авылда Сабан туе да булмый дигән хәбәр килгәч, тәвәккәлләргә булдык. Күршеләр, класс­ташлар, яшьлек дуслары белән очрашу бик рәхәт бит. Сөйләшеп сүз бетми. Ә спонсорларга килгәндә, өстәлне халык тулысынча үзе әзерләде. Өйдән тәмле-тәмле ризыклар пешереп килделәр».
Чыннан да, урам халкы иркенләп ял итте: халкыбызның моңлы җырларын башкардылар, рәхәтләнеп биеделәр. Бәйрәмгә хәзерге вакытта читтә яшәп ятучы урамдашлар да кайткан иде.
Кичәдә урамыбызның иң өлкән һәм иң яшь кешеләренә бүләкләр тапшырдылар.
Урамда музыка тавышы таң аткач кына тынды. Көтү куар вакыт җиткәнне дә сизмәдек. Менә шулай - рәхәтләнеп ял да итә, җир җимереп эшли дә безнең урам халкы!
Аида Мостафина.
Яшел Үзән


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев