«Күгәй»дәге яңалыкка дәүләт субсидиясе кирәк!
«Күгәй» кооператив хуҗалыгында икмәкне килосын 4 сум 50 тиеннән бирәләр. Уракта эшләгән кеше менә шулай очсыз бәядән ала ашлыкны. Чынында без «Күгәй» хуҗалыгына терлекчелек тармагына кертелә торган яңалыгы белән танышу максатында бардык. Әмма урып җыю эшләре тәмамланып килгән чакта, рәискә биргән беренче соравыбыз, әлбәттә инде, урак нәтиҗәләре турында булды. Көзен...
«Күгәй» кооператив хуҗалыгында икмәкне килосын 4 сум 50 тиеннән бирәләр. Уракта эшләгән кеше менә шулай очсыз бәядән ала ашлыкны.
Чынында без «Күгәй» хуҗалыгына терлекчелек тармагына кертелә торган яңалыгы белән танышу максатында бардык. Әмма урып җыю эшләре тәмамланып килгән чакта, рәискә биргән беренче соравыбыз, әлбәттә инде, урак нәтиҗәләре турында булды.
Көзен игенчегә икмәк бирү гадәтенә «Күгәй» хуҗалыгында да тугры калалар. Хуҗалык рәисе Ирек Хәйруллин әйтүенчә, кешегә барлыгы 2 тонна күләмендә ашлык хезмәт хакы хисабына бирелә. Бирелә торган ашлык дигәнебез 0,5 тонна язгы бодайдан, 0,5 тонна көзге бодайдан һәм 1 тонна арпадан тора.
Хуҗалыкның бүлешергә мөмкинлеге бар. Уңышлары яхшы гына: ашлык 1 гектардан 23,5 центнер чыккан. Җир пае өчен 2шәр центнер каралган. Урак өстендә барча кеше тырышып эшләгән. Мисалга, Рәмзия Закирова, Фәния Гыйрфанова, Дания Кәримова, Хәмдия Әдиятуллина үзләренең төп вазифаларын үтәгәч, ындыр табагында икмәк кабул итеп, аны киптерүдә зур тырышлык куйганнар. Рәис шулай ук урып җыюда яхшы эшләгән егетләрнең исемнәрен дә әйтте. Марсель Гаффаров, Фәнис Заһидуллин, Ринат Хәйруллин, Таһир Хәйретдинов, Рафил Мифтахетдинов кебек механизаторларның хезмәте мактауга лаек.
Ирек Хәйруллин бу хуҗалык белән беренче елын җитәкчелек итә. Яңа рәис өлгер икән - зур яңалык кертергә дә җыенган менә. Ул төп игътибарын терлекчелеккә юнәлдергән. Савым сыерлары көтүен яшәртергә тели. Моның өчен алтмыш тана-башмак әзерләнгән. Бу яшь маллар октябрь-ноябрь айларында беренче тапкыр бозаулаячаклар. Шулай итеп, сөт җитештерүче көтүләренә яңа буын өстәләчәк. Әйтергә кирәк, картайган малларны яшьрәкләргә алыштыру зарури чара. Һәм ул яхшы нәтиҗә бирә. Белгечләр әйтүенчә, әлеге таналарны башка сыерлар белән аралаштырмыйча аерым тотканда, әлеге эш тагын да әйбәтрәк нәтиҗә күрсәтәчәк. Әмма моның өчен яңа ферма төзү мәслихәт. Тик менә шул төзелешкә акча каян алырга соң? Эш акчага барып терәлгәндә дәүләт ярдәме бик тә ярап куяр иде. Бездә терлекчелекне үстерергә кирәк диләр, шуңа төрле-төрле программалар да каралган. Шуларның берәрсенә «Күгәй» кооператив хуҗалыгы кертелсә, һичшиксез, дәүләт программасы чын-чынлап үтәлер иде. Район җитәкчелегенә бу юнәлештә эшләргә кирәк, әлбәттә.
Хәзерге вакытта хуҗалык 220 баш савым сыеры асрый. Шуларны өлешләп-өлешләп яшь таналар белән алыштырганда, сөт җитештерү бермә-бер күтәрелер иде. Ферманың һәм, димәк, хуҗалыкның киләчәге ныгыр иде, әлбәттә.
Малларга азык әзерләүгә килгәндә исә, рәис әйтүенчә, анысы борчылырлык түгел. Кышны тыныч үткәрә алырлык азык әзерләнгән инде. Шуңа өстәп, хәзер кукуруз урып, силос салу эше бара. Уңышлар телибез «Күгәй» хуҗалыгы хезмәтчәннәренә.
Ильяс САЛИХҖАН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев