Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Иң тырышлар гаилә фермасын төзи

«Татарстан Республикасында 2005-2010 елларда кече эшмәкәрлеккә булышлык итү» программасы, «Татарстанда халыкның шәхси хуҗалыгын үстерү» концепциясе, гомумән, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү кысаларында 2006-2011 елларда районда халыкка 96 миллион сумлык кредит бирелгән, шуның 60 миллион сумы - 2011 елда. - Кредитка 125 баш сыер, 11 баш ат, 50 бал корты оясы, 56...

«Татарстан Республикасында 2005-2010 елларда кече эшмәкәрлеккә булышлык итү» программасы, «Татарстанда халыкның шәхси хуҗалыгын үстерү» концепциясе, гомумән, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү кысаларында 2006-2011 елларда районда халыкка 96 миллион сумлык кредит бирелгән, шуның 60 миллион сумы - 2011 елда.

- Кредитка 125 баш сыер, 11 баш ат, 50 бал корты оясы, 56 трактор һәм машина, 49 берәмлек авыл хуҗалыгы машинасы сатып алынды, - дип сөйли авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин. -. Моннан тыш, дәүләт программаларын тормышка ашыру кысаларында узган дүрт ел эчендә халыкка кире кайтарып бирелми торган 20 миллион сум акча бирелде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә терлек азыгы белән тәэмин итүдә авыл кешесенә ярдәм күрсәтте.
2011 елның 1 октябренә алынган мәгълүматларга караганда, барысы 3763 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 2006 башы - сыер. Халык шулай ук дуңгыз, сарык, кәҗә, кош асрый, гомумән алганда, соңгы елларда терлекнең баш саны арта. Кредит алу юнәлешендә Олы Яке авыл җирлеге аерылып тора. 2011 елда анда 100 дворга 16,8 кредит бирелде, ә мөгезле эре терлекнең баш саны узган елгы дәрәҗәдән 24 процентка артты. Бу авыл җирлегендә кеше үзенә-үзе шөгыль табарга тырыша һәм җәмгыятькә файдалы эш белән мәшгуль. Олы Яке авыл җирлегенә кергән Уразлы, Каратмән, Олы Яке авылларында һәр хуҗалык терлек үрчетү яисә яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Шәрифҗанов, Назыйров, Ибраһимов гаиләләре бигрәк тә актив.
Акъегет, Мамадыш-Әкил, Күгәй, Рус Әҗәле авыл җирлекләрендә яшәү-челәр дә кредит алу яклы һәм шактый гына алдылар да. Шул ук Акъегет, Әйшә, Зур Ключи авыл җирлек-ләрендә шәхси хуҗалыкларда терлек саны артты.
Белгәнебезчә, гаилә фермаларын үстерү отышлы. Гаилә фермалары белән шөгыльләнергә теләүчеләр дәүләт ярдәменә өмет итә ала. 11 кеше гаилә фермасын оештырырга теләк белдерде дә. 8 гаилә бу эшкә кереште, болар - Зур Ключидән Илнур Мадьяров (кош үрчетә) һәм Адел Гаялов (кәҗә), Новониколаевкадан Фарих Мадьяров (кәҗә), Әйшәдән Светлана Идиятуллина (сыер), Бишбатманнан Владимир Чигаров ( терлек симертү), Уразлыдан Айдар Ибраһимов (сарык), Булатоводан Шәйхенур Зәйнетдинов (сарык). Өч гаилә ферма төзү эшләрен төгәлли.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X