Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

ГАИЛӘ ФЕРМАСЫ – ТӘРБИЯ ЧАРАСЫ

- Маллар арасында эшләве - кешеләр белән эшләгәнгә караганда күпкә яхшырак икән! Сыерларны яратып карасаң, алар да сине яраталар! - дип таныштыра башлады Венера апа үзенең терлекчелектәге хезмәт юлы белән. - Лаеклы ялга чыгарга ун ел чамасы калгач, мин зур фермада нәселле маллар технологы булып эшләдем - шуннан беләм бу...

- Маллар арасында эшләве - кешеләр белән эшләгәнгә караганда күпкә яхшырак икән! Сыерларны яратып карасаң, алар да сине яраталар! - дип таныштыра башлады Венера апа үзенең терлекчелектәге хезмәт юлы белән. - Лаеклы ялга чыгарга ун ел чамасы калгач, мин зур фермада нәселле маллар технологы булып эшләдем - шуннан беләм бу хезмәтне.
Венера апаны мин Азат Варис улы һәм Светлана Ильсур кызы Идиятуллиннарның гаилә фермасын күрергә килгәч очраттым. Ул - Азатның әнисе.
- Без монда күчкәч сыер, тана асрый идек бит. Азат унике-унөч яшеннән шуларны карап, эш күреп үсте инде ул! Башка чыккан дәвердә өйрәтә идем әле аларны, хәзер инде үзләре дә миннән яхшырак беләләр ферма эшен!- дип гади генә итеп аңлатты Венера апа улының маллар асрау хезмәтен каян белүен.
Әйе, бар да әнидән тора шул! Тәрбияң дә, тормышта үзеңә дөрес юл сайлавың да...
Балаларга тәрбия бирү хезмәт белән бергә үрелеп баруын Азат яхшы белә һәм үзе дә шулай дәвам иттерә икән хәзер.
- Без Светлана белән уйлаштык та, балалар хезмәт күреп, хезмәткә өйрәнеп үссеннәр дип, оештырырга булдык инде гаилә фермасын, - диде ул.
- Балаларыбыз дүртәү безнең, - дип шулчак, яныбызга килеп, сүзгә кушылды Светлана.
- Һәм дүртесе дә ир бала! - дип горурланып өстәде әти кеше.
Хуҗабикә күтәргән оланга нибары бер ай ярым гына икән әле. Дүртенчесе - Асман исемле малай ул.
Әйе, Әйшә авылында гомер итүче ирле-хатынлы Идиятуллиннар менә шулай балаларының киләчәген уйлап оештыралар гаилә фермасын. Дөресен әйтим, ул авылда гаилә фермасы булуын белгәч, мин аптырап та киткән идем. Яшерен-батырын түгел, сөт җитештерү белән шөгыльләнүче сыер фермасы - ул, иң беренче чиратта, авыр хезмәт, иртә таңнан торып ялсыз-нисез өзлексез эшләү, дигән сүз бит. Ә бу авыл үзенең урнашкан урыны белән үк калага эшкә йөрергә дәшә кебек. Яшел Үзән белән Казан юлы буенда тора ул. Теләсәң - башкалада, теләсәң якынрагында эш табарга була һәм күпләр шулай итә дә, билгеле.
Ә менә Азат белән Светлана, җиңел булмаса да, төпле эш сайлаганнар.
- 2009 елда ферма оештырдык. Төгәлрәге, хәзерге зурысын булдырырга керештек. Моңарчы ике-өч сыер һәм бозаулар асрый идек без. Ул чакта салган абзарга 12 сыер кертергә мөмкин иде. Хәзер анда таналарны тотабыз. Сыерлар - яңасында, - дип сөйләде Азат.
Зур итеп кызыл кирпечтән төзелгән шул абзарга кердек. Андагы чисталык һәм тәртип күзгә ташлана. Эчтә җылы да иде. Сыерларның аслары чистартылган, ашый-эчә торган улакларга печән салынган... Кыскасы, хуҗаларның уңган булуларын күрсәтеп тора иде андагы тәртип. Иң кырыйдагы ике сыер янында кечкенә бозаулар да күренде. Күптән түгел генә бозаулаганнар икән алары. Хуҗаларның горурлыгы икән бу сыерлары. Иң күп сөтне шулар бирә, ди Азат. Гомумән, бу ферма аларның тырышлыгы нәтиҗәсе, менә дигән хезмәт күрсәткече булып тора бит инде.
Ильяс САЛИХҖАН
Язманы тулысынча газетаның 5нче саныннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X