Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Эшлисе эшләр күп әле

Авыл җирләренең хәлен бүген уңай яктан тасвирлавы авыр. Күп очракта ул демографик торышка бәйле. Ә демография - бу җирлектә яшәп ятучы хуҗалыкларга, оешма һәм предприятиеләргә. Яшел Үзән муниципаль районында зур авылларның берсе булган Норлатны да бу тенденция урап уза алмый. 8 торак пунктны берләштергән җирлектә 3 меңнән артык кеше яшәп,...

Авыл җирләренең хәлен бүген уңай яктан тасвирлавы авыр. Күп очракта ул демографик торышка бәйле. Ә демография - бу җирлектә яшәп ятучы хуҗалыкларга, оешма һәм предприятиеләргә. Яшел Үзән муниципаль районында зур авылларның берсе булган Норлатны да бу тенденция урап уза алмый. 8 торак пунктны берләштергән җирлектә 3 меңнән артык кеше яшәп, эшләүчеләр саны пенсия яшендәгеләрдән азга гына артып китә. Былтыр 39 кеше вафат булып, 22 бала туган. 5 пар никахлашса, 8е, кызганычка, аерылган. Шулай да, 2011 елда, халык саны 9га арткан: 33 кеше кайтып урнашса, 24е - киткән.

Территориядә барлыгы 39 предприятие, учреждение һәм шәхси эшмәкәр исәпләнә. Аларда 600дән артык кеше эшли. Уртача хезмәт хакы - 7200 сум. 96 эшсез кеше мәшгульлек үзәгендә исәптә тора.
Былтыр 7 тыл ветеранының торак шартларын яхшырта алганнар. 8 ветеран әле үз чиратын көтә. Ә менә сугыш ветераны Бибисара Рәхмәтуллинага Норлатта йорт салып биргәннәр. 2011 елда ЛПХ программасы буенча 47 кеше 6 миллион сумнан артык ташламалы кредит алуга ирешкән.
Норлат авыл җирлеге башлыгы Илгиз Баһаветдиновның муниципаль район предприятиеләре җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә ясаган чыгышына караганда, җирлекнең бюджеты 17 миллион сумнан артып китеп, шуның 14 миллион сумнан артыгы дотацияләнсә, үз табышлары - 3 миллион сум тирәсендә.
Былтыр шактый гына төзекләндерү эшләре башкарылган. Әйтик, Косякау һәм Албабада 3 кое, Булатка елгасы аша җәяүлеләр йөри торган һәм тимер-бетон күпер, кайбер урамнарда юллар ремонтланган. «Чиста су» программасы буенча 2 су скважинасы төзү буенча эш алып барыла. Норлат участок дәваханәсенең ремонтлануы турында да аерым әйтергә кирәк (моның өчен 3,2 миллион сум акча тотылган).
Хәзер Норлатта спорт комплексына капиталь ремонт ясау буенча проект-смета документлары эшләнгән (280 мең сумлык). Моның өчен республика бюджетыннан 10 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу комплекс яңа уку елында эшли башлар дигән өмет белән яшиләр.
Яшьләр проблемасына авыл җирлеге хакимияте йөз белән борылган. Былтыр балалар өчен иҗади үсеш үзәге ача алганнар. Анда төрле түгәрәкләрдә авылның 60 баласы шөгыльләнә башлаган. Моның өчен урынны «Норлат МПП ЖКХ» МУП бүлеп биреп, ремонтны педагог З.Кельдиева җитәкчелегендә балалар үзләре ясаган. Әлбәттә инде, аларга ата-аналар да ярдәм иткән. Ремонтка акчаны район башкарма комитеты яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең «Исток» яшьләр берләшмәсе бүлеп биргән.
Ленин урамындагы 26нчы йортны шәхси газ белән җылытуга күчерү һәм монда ТСЖ оештырып, капиталь ремонт ясау буенча эшләр алып барыла.
Шимбә өмәләрен көздән үк башлап, Булатка елгасы чистартылган. Анда 120 кеше, 7 берәмлек техника катнашып, 25 кубометр чүп-чар җыеп түгелгән. Норлатның көньяк-көнбатышында 200 агач үсентесе утыртканнар. Урамнарны төзелеш материалларыннан чистарту буенча да бу җирлектә нык эшлиләр. Бу эш быел да дәвам итә.
Җирлек территориясендә төрле спорт-мәдәни чаралар оештыруга җитди карыйлар. Мини-биатлон ярышларын уздыру традициягә әйләнгән. «Идел аръягы»» клуб системасы эше активлашып, яңа иҗади юнәлеш алган.
Җирлектә эшлисе эшләр бихисап әле. Әйтик, Норлатта балалар бакчасы төзергә, суүткәргеч челтәрне реконструкцияләргә, су скважиналары куярга кирәк. Татар Исламы һәм Прибой авылларында юллар бик начар. Почта, Совхоз урамнарындагы авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерүне, өч урамда тротуар салуны, Норлат мәдәният йортына капиталь ремонт ясауны хәл итәргә кирәк булачак. Уртак көч белән боларга ирешү мөмкин булачак. Теләк һәм акча гына булсын.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев