Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Бишнәнең уңган механизаторлары

Бишнәгә килеп чыккач, кырда саламны рулонга пресслап баручы егетләр белән дә очраштык. Менә бу май кояшы кебек елмаеп торучы механизатор - Газизҗан Хәлиуллин. Ул кышын да, җәен дә шушы «Беларусь» тракторында булыр. Иң әүвәл без аның кабинасыннан агылган музыкага игътибар иттек. Баксаң, ул үзе дә Бишнәнең бик оста җырчысы, заманында...

Бишнәгә килеп чыккач, кырда саламны рулонга пресслап баручы егетләр белән дә очраштык.

Менә бу май кояшы кебек елмаеп торучы механизатор - Газизҗан Хәлиуллин. Ул кышын да, җәен дә шушы «Беларусь» тракторында булыр. Иң әүвәл без аның кабинасыннан агылган музыкага игътибар иттек. Баксаң, ул үзе дә Бишнәнең бик оста җырчысы, заманында күп кенә бәйгеләрдә катнашып йөргән кеше икән.
«Әле менә кичә 130 рулон прессладык, болай көненә 80-90 рулон салам чыга. Саламны пресслау белән генә түгел, ә ташып та өлгерергә кирәк. Басуда калдырырга тырышмыйбыз», - дип сөйли Газизҗан абый. Ул пресслаган рулонны бер «Беларусь» төйи, ике трактор белән «КамАЗ» ташып тора. Кышын исә Газизҗан абый тракторында фермада терлекләр ашата, тирес чыгара. Уңган механизатор гаиләсендә өч баласына яраткан әти, хөрмәтле ир. Моның шулай булуына без дә шикләнмибез.

***
«Ак Барс» холдингына караган җаваплылыгы чикләнгән «Алтын башак» агрофирмасы җәмгыятенең Бишнә филиалын Фиргать Шәйхетдиновтан башка күз алдына да китереп булмас иде, мөгаен. Ул монда 1978 елдан бирле хезмәттә. Без аны «МТЗ-82» тракторында салам рулоннары төялгән килеш кырда очраттык. Язын һәм көзен «ДТ-75» тракторы белән чәчүдә булса, кышын - ремонтлау эшендә. Ферма территориясе белән авыл урамнарын кардан чистарту да аңа йөкләнгән. Кайсы гына эшкә тотынса да, җиренә җиткереп, булсын дип, янып-көеп эшли.

***
«Бик оялчан ул, фотога төшмәс», - дип кисәткән иде безне филиалның агрономы Илфат Нуретдинов Рәмзил Вәгыйзов хакында. Чаялыгы ташып тормаса да, Рәмзилне, «КамАЗ»ында килеш кенә булса да, фотога төшереп алдык. Әллә, чынлап та, оялчанлыгы бар, әллә инде Бишнәдә кызлар бик капризный - бар яктан булган Рәмзил әле өйләнмәгән икән. Кышын фермада терлекләр карый ул. Авыл хуҗалыгын биш бармагы кебек белгән егеткә башлы-күзле булырга бик вакыт. Шулай, Бишнәдә гөрлисе туйлар алда әле. Авылда яшь гаиләләр артыр дигән өмет тә бар.
Әлфия Зыякаева, Алия Гаязова фотохәбәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250